news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Флида Арысланова: “Ана капиталына сертификат алу – һәр гаилә тормышында мөһим вакыйга”

Казанның Үзәк никахлашу сараенда ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанның Үзәк никахлашу сараенда ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды.
Сертификат алу өчен сабыйлары һәм тормыш иптәшләре белән ун ана килгән. Аларны Казан шәһәре Вахитов районы администрациясе башлыгы урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм Пенсия фондының Вахитов районы идарәсе башлыгы Флида Арысланова котлады.
“Бу мәһабәт никахлашу сараенда бүген сезнең өчен истәлекле вакыйга. Сезнең арагызда кемнәрдер бу сарайда никахларын теркәгән булса, бүген шул никах җимешләре булган сабыйлары белән, тагын да күңеллерәк мизгелләр кичерә”, - дип билгеләп үтте Алсу Әсәдуллина. Аның әйтүенчә, бүген бирегә килгән аналарга 250 мең сумлык сертификатлар, 2006 елның 29 нчы декабреннән үз көченә кергән “Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турындагы” Федераль Закон нигезендә тапшырыла. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, сертификатның башлангыч суммасы инфляциягә карап үзгәрә һәм 271250 сумга җитәргә мөмкин. Мәгълүм булганча, закон Россия территориясендә 2007 елның 1 нче гыйнварыннан башлап, икенче, өченче һәм аннан да күбрәк бала тапкан, уллыкка һәм кызлыкка балалар алган аналарга кагыла. Алсу ханым сүзләренә караганда, агымдагы ел башыннан Вахитов районында 300 нарасый якты дөньяга аваз салган.
2007-2008 елларда Казанда барлыгы 17 мең 682 сертификат тапшырылган. Аналар сертификат акчасын өч ел узгач кына эшкә җигә ала. Әлеге финанс чараларын гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балага белем бирү яки хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә юнәлдерергә була.
Флида Арысланова сүзләренчә, агымдагы елның Гаилә елы булуын да исәпкә алсак, бу вакыйганың әһәмияте тагын да арта. “Ана капиталына сертификат алу – һәр гаилә тормышында мөһим вакыйга”, - ди ул. Аның әйтүенчә, ана капиталына сертификатлар гамәлгә кергәч, бала туу күрсәткечләре шактый арткан. Моңа бәйле рәвештә, балалар бакчалары һәм мәктәпләр санын арттыру зарур.



news_right_1
news_right_2
news_bot