Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Флешмоблар белән дөньяда татар театры барлыгын искәртеп торабыз – Илфир Якупов
6 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма академия театры Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е белән 112 нче сезонын ача.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры төрле флешмоблар белән үзенең дөньяда барлыгын һәрдаим белдереп тора. Кичә Камал театрының яңа сезоны ачылыр алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә театрның директоры Илфир Якупов алдагы көнне “Казан” аэропортында оештырылган флешмобны шулай дип шәрехләде. “Без үзебезнең спектакльләргә бәйле флешмобларны төрле урыннарда – тимер юл вокзалында, трамвайда, метрода ясыйбыз. Кешеләр аны телефоннарына төшереп алып, интернет аша тарата, фикерләрен яза. Бу безнең өчен бик файдалы”, - ди театр директоры.
Искәртеп үтәбез, Камал театры сезон ачылыр алдыннан аэропорт терминалында “Зәңгәр шәл” спектакленнән заманчалыштырылган өзек уйнады – чемодан белән самолеттан төшкән Булатны каршылады. Артистлар барысы да спектакль костюмнарыннан – милли киемнәрдән иде. Әлеге флешмобны “Татар-информ” хәбәрчеләре дә күзәтеп торды. Алдарак театр Казан тимер юл вокзалында “Банкрот”тан өзек уйнап, Сираҗетдинны Мәскәүгә озаткан иде.
Безнең бу флешмоблар – “велосипед уйлап табуыбыз” түгел. Аны бөтен дөнья куллана. Яшьләргә бу бик кызыклы. Шулай итеп без аларны театрга тартабыз, яңа тамашачы булдырабыз”, - дип билгеләп үтте Илфир Якупов.
Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев мондый флешмобларны үзләренең амбицияләре дип ассызыклады һәм көнчелек тудыру мөмкинлеген дә әйтеп куйды.
Исегезгә төшерәбез, 6 октябрь Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма академия театры Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е белән 112 нче сезонын ача.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз