Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Флера ЗЫЯТДИНОВА: Әниләрнең җәмгыятьтәге роле һәрвакыт югары булды, әмма илдә әле ана мәнфәгатен кайгырту тиешле дәрәҗәдә түгел
Флера ЗЫЯТДИНОВА: Әниләрнең җәмгыятьтәге роле һәрвакыт югары булды, әмма илдә әле ана мәнфәгатен кайгырту тиешле дәрәҗәдә түгел
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татар әдәбияты классикларыннан берсе Һади Такташның “Ана – бөек исем, нәрсә җитә ана булуга” дигән мәгълүм шигырь юллары совет елларында ук язылса да, ул сүзләр бүгенге көндә дә тирән мәгънәгә ия. Әмма җәмгыятьтә ил, хөкүмәт тарафыннан аналар мәнфәгате тиешенчә кайгыртыламы? Россиядә демографик кризисның килеп чыгуы да нәкъ менә шул ук әниләрнең көнкүрешенә игътибар кимү һәм социаль хәлнең кискенләшүенә бәйле түгелме? “Татар-информ” агентлыгында“Он-лайн” режимында татар телендә беренче тапкыр уздырылган “түгәрәк өстәл”дә бер төркем сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре әнә шул проблемалар хакында фикер алышты. Әңгәмәдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Флюра Зыятдинова, БТК каршындагы “Татар гаиләсе”фонды башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина һәм ТР Мөселман хатын-кызлар оешмасы рәисе Наилә Җиһаншина катнаша.
Флера ханым, Сез моңа кадәр Россия Дәүләт Думасы һәм хәзер Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак, бүгенге көндә аналар мәнфәгатен кайгырту тиешле дәрәҗәдә дип әйтә аласызмы? Әниләрне яклый торган яңа закон проектларын уздыру кыенмы һәм булган кануннарның үтәлеше ничек ?
Ф.З.: Безгә тормыш бүләк иткән кеше, бөек зат, ул – Әни һәм хатын-кызның иң тирән вазыйфасы, әлбәттә, Ана булуда. Кызганычка каршы, трансформация, үзгәртеп кору башланганнан соңгы 15-20 ел эчендә әниләрнең статусы, балалар һәм яшьләр мәсьәләләренә игътибар, бары тик сүздә генә алып барыла, дип әйтергә мәҗбүрмен. Чөнки Дәүләт Думасында эшләгән вакытта ук аналар һәм балалар мәнфәгатен күздә тоткан, минималь дәүләт стандартларын эченә алган куллану кәрҗине, хезмәт хакы, балалар киемнәре һәм ашау-эчү ризыкларының бәяләре буенча закон проекты төзелгән иде. Әмма ул беренче укылышта каралды да әлегә кадәр шул килеш эленеп тора. Киләсе сайлауларга кадәр Дума депутатлары бу законны кабул итәргә тиешләр. Җәмгыятьнең ныклыгы беренче чиратта гаиләдән тора, гаиләнең хәле начар булса, димәк әнинең дә, баланың һәм шулай ук әтинең хәле әйбәт түгел дигән сүз. Биредә мин әни белән бергә әтине дә шулай ук беренче урынга куям. Алар түгәрәк булганда гына гаилә бербөтен һәм тәрбия эше дә үзенең уңай нәтиҗәсен бирер. Хәзер Дума дәрәҗәсендә дә әни белән бергә әти статусы турында да уйлау кирәклеге күтәрелә һәм “Ана даны”дигән орден дип кенә түгел, ә “Балаларны тәрбияләүчеләргә дан” исеме белән гамәлгә кую хакында фикер алга сөрелә. Үзегез беләсез, кайбер гаиләләрдә бала тәрбияләү вазифасы хәзер әтиләргә күчә башлады.
Татарстанга килгәндә, безнең республикада “Ана даны” медале гамәлдә. Шушы кыска гына вакыт эчендә республикада 600 дән артык ана шушы медальгә лаек булды. Республика Президенты Минтимер Шәймиев бүләкләү тантанасын һәрвакыт бик җылы, олы ихтирам белән зурлап үзе үткәрә. Аннан медаль белән генә түгел, бездәге “Тузган торакны бетерү” буенча Президент программасы шул ук ата-ана, бала һәм гаилә мәнфәгатен кайгыртып эшләнде, ләбаса. Хәзер шул җимерек йортлардан күчкән меңнәрчә кеше үзләренең рәхмәтләрен белдерәләр, андый сүзләрне сайлаучыларыбыз белән очрашкан вакытта еш ишетергә туры килә.
Моннан ярты еллар чамасы элек Бөтендөнья татар конгрессы каршында “Татар гаиләсе” дигән фонд оештырылган иде. Әлеге берлек ата-ана һәм бала, аларның җәмгыятьтәге ролен күтәрү буенча нәрсәләр эшләргә җыена?
М.Г.: Безнең фонд әле күптән түгел генә Мәскәүдә Россия юстиция министрлыгында теркәлү узды. Аның лидеры, танылган драматургыбыз Туфан ага Миңнуллин, үз чыгышларында һәрвакыт гаилә дигәндә беренче чиратта Әни кешене алга куя, һәм аларның социаль хәлен үзгәртү кирәклеген ассызыклый. Татар гаиләсендә аналарның роле гомер-гомергә зур булды, баласы аңа табынып карады. Әмма җәмгыятьнең мәкерле агымнары ни кызганыч, безнең татар гаиләсенә дә үтеп кереп, күп кенә әни булган кешеләребез шул ук эчүчелек, наркомания кебек яман гадәтләрнең колына әйләнде. Шуңа да безгә барыбызга бердәм булып, үрнәк әниләр мисалында милләтебезгә хас булган иң матур гадәт-йолаларны кайтару өстендә бүгенге шартларда да кулланырлык чаралар эшләргә кирәк. Фонд нәкъ менә шул максаттан төзелде дә инде.
Табибә буларак тагын бер мөһим мәсьәләне күтәрәм, әниләребез чирле булса, димәк җәмгыятебез дә авыру дигән сүз. Ә авыру ил бервакытта да алга бара алмый. Аналар сәламәтлеге борчылу тудырырлык факторларга бәйле. Баламны ничек киендерим, укытыйм, аны яңа тормыш юлына ничек бастырыйм дигән борчулы уйлар сәбәпче булган стресслар, экология бәласе, илдәге хәрби оборона, ягъни армиядәге тетрәндергеч хәлләр, болар барысы да әни кешегә ни дәрәҗәдә тәэсир иткәнен аңлау кыен түгелдер. Авыру анадан әлбәттә, авыру бала туа инде. Аннан соң кызларыбызның яшьтән үк гаилә коруга әзер, үзенең кызлык сафлыгын саклаган булуы да үтә мөһим. Бу уңайдан гинеколог табибларыбыз бик үк күңелле мәгълүматлар китерми шул. Авыру балаларның күпләп тууы да нәкъ менә кызларбызның гыйфәтсезлегенә бәйле. Безнең татар хатын-кызларына андый күренешләр бөтенләй ят булырга тиеш, безнең үзебезгә генә хас матур сыйфатларыбыз гомер-гомергә яшәп килгән, менә шулар хакында күбрәк сөйләргә, аңлатырга кирәк тә инде. Ана дигән бөек исемгә тап төшерергә ярамый, моны кызларыбызның канына яшьтән үк сендерү әти-әниләрнең, укытучыларның, табибларның һәм әлбәттә тәрбиягә кагылышлы барлык кешеләрнең дә бурычы.
Коры сүз сөйләүгә караганда, төгәл мисалларда, билгеле шәхесләр үрнәгендә бәлкем төрле чаралар оештыру кирәктер. «Татар гаиләсе» фонды шундый чаралар уздыруны күздә тотамы?
М.Г.: Әлбәттә, бу фондның үз алдына куйган иң олы максатларының берсе дә. «Тәрбияле бала» конкурсы моңа бер мисал. Әлеге конкурска тәкъдим ителгән балалар бар яктан да камил, яхшы укырга, дуслары, сабакташлары, мәктәптән ул укучы хакында бары тик уңай бәяләмә булырга тиеш. Бу да шулай ук әниләрнең биргән тәрбиясенә һәм ана кешенең роленә барып тоташа.
15 майда исә «Халыкара гаилә көне»нә әзерләнү йөзеннән, шулай ук «Үрнәк татар гаиләсе» дигән конкурс игълан итәчәкбез. Монда күп балалы гаиләләр, гомерләрен аерым бер һөнәргә багышлаган династияләр, халыкка мәгълүм аерым шәхесләр катнаша ала.
Наилә ханым, Мөселман хатын-кызлары оешмасы Әниләр мәнфәгате буенча нинди проектларны гамәлгә ашырырга әзерләнә?
Н.Җ.: Ислам дине әниләргә иң зур дәрәҗәне бирә. Бу уңайдан бер риваятьне дә мисалга китереп узу урынлы булыр, мөгаен. Бервакыт Аллаһ илчесе сөекле Пәйгамбәребез янына бер кеше килә һәм сорый: «И Аллаһ илчесе, кайсы кеше үзенә иң яхшы мөнәсәбәттә булырга лаек?, - ди. Пәйгамбәребез «әниең» дип җавап бирә. Ул кеше кабат килеп, шул ук сорауны юллый: «Аннары кем соң?», - ди. Пәйгамбәребез тагын бер кат кабатлый: «Әниең» ди. «Монысын аңладым, ә аннан соң кем килә? - «Аннан соң да шул ук бөек әниең» дигән җавапны ишетә ул кеше. Дүртенче тапкыр сораганда гына Пәйгамбәребез «әтиең» дип җавап бирә. Менә күргәнегезчә, безнең Хак динебез аналарны нинди бөеклеккә күтәрә.
Үзебезнең гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу, яңарту максатыннан яшьләребез өчен «Кәләшләр мәктәбе» оештырдык. Ул мәктәпкә бик күп кызларыбыз кызыксынып, теләп киләләр. Дөрес, аларның күбесе әле динебез белән моңа кадәр алай кызыксынмаганнар, аның нечкәлекләрен белеп тә бетермиләр, әмма аларның моңа теләкләре нык зур. Хәзер бу мәктәпкә килгән кызларыбызны сыйдырып та бетереп булмый. Бу юнәлештә эш программабыз заманча алымнарны үз эченә алган. Косметология, стилист, пешекче, тегүче кебек тәҗрибәле белгечләрдән мавыктыргыч дәресләр алалар, бу һөнәрләрдә үзләрен сынап карыйлар. Без кызларыбызны шулай итеп «иң әйбәт хатын, әни» булырга әзерләргә тиешбез.
Тагын бер максатыбыз, татар кызлары белән татар егетләрен таныштырып, матур гаилә корып, алар әле аерылышмасын өчен дә тырышабыз. Кыз баланы кияүгә биргәннән соң, алар белән һәрдаим элемтә алып барыла, проблемалар булса, акыл һәм сабырлык белән аларны чишү юллары тәкъдим ителә. Бу эшебез уңай нәтиҗәләр белән бара дип горурланып әйтә алам.
Үткән очрашуларыбызның берсендә, Сез, Казанның нәкъ үзәгендә милли моһитта тәрбия алып бара торган ятимнәр өчен «Бала йорты» ачу нияте белән йөрүегез хакында сөйләгән идегез. Бу изге гамәлегездә алга китеш бармы, «боз кузгалдымы?»
Н.Җ.: Боз кузгалды дип әйтсәк артыгырак булыр, әлегә. Аллаһы раббымыз, безнең хатын-кызлар йөрәгенә ана мәхәббәте салган бит. Изгелек, йомшаклык, кайгыртучанлык – аларның барысы да татар әниләренә хас сыйфатлар. Шулай булгач, без – татар хатын-кызлары, үзебезнең ятим, мохтаҗ балаларны үзебезнең милли гореф-гадәтләргә, йолаларга туры китереп тәрбияли алабыз, моңа мөмкинчелекләребез җитәрлек, ләбаса. Әле эшләп килгән ятимнәр йортларында безнең мөселман хатын-кызлар оешмасы әгъзалары булып торалар, әмма айга бер тапкыр анда барып кына, тәрбия биреп булмый һәм аннан соң татар гаиләсеннән килгән ятим нарасый, яки үсмер катнаш тәрбия алырга мәҗбүр. Изге максатларбыз хакында мөхтәрәм Президентыбызга да хат юлладык, ул шулай ук Хәйриячелек буенча республика Советы рәисе буларак та безнең бу эшебезгә ярдәмен күрсәтер, хәер-фатихасын бирер дип ышанабыз.
Хатын-кызлар ирләр белән бертигез хокукта булырга тиеш дия-дия, әлеге затларбызны чын мәгънәсендә ирләргә тиңләмәдекме икән? Ирләр кебек шул ук хатын-кызларыбыз асфаль та җәя, таш та чаба, йөк тә бушата. Сезнең фикерегез нинди, бәлкем хатын-кызлар бары тик гаилә учагын саклап өйдә генә утырырга тиешләрдер?
Ф.З.: Дөресен генә әйткәндә, элеккеге совет заманында да хатын-кызларыбыз шундый ук авыр эшләрне, кызганычка каршы, эшләде. Бу бүген генә килеп чыккан мәсьәлә түгел. Мин монда мәсьәләнең ике ягын да карау яклы. Беренчедән, хатын-кызның урыны бары тик гаиләдә, үзен балалар тәрбияләүгә генә багышларга тиеш дип карасак, ул ханымнарның мәсьәләләрен кем чишәр соң? Дөньяга күз салсак, кайсы илләрдә тормышның сыйфаты югары? Скандинавия. Швеция, Финляндия, Норвегия, Дания, Исландия кебек илләрдә тормышның дәрәҗәсе бермә-бер үскән, алга киткән. Социология фәннәре докторы буларак, миңа бу өлкәдә Швеция тәҗрибәсен турындан-туры өйрәнергә туры килде. Анда бит бүген дә уку тулысынча бушлай, торак өчен түләү – символик рәвештә генә. Бары да дәүләтнең тирән кайгыртуында. Аларда да шундый ук керемнәр һәм чыгымнар, ләбаса. Тирәннән кызыксына башлагач, аңладым, аларда идарә итү органнарында хатын-кызларның саны, ирләр белән бертигез дәрәҗәдә, ягъни 50 урын булса, шуның 25-е хатын-кызлар. Ул законнарында да шулай беркетелгән, хәтта кайбер илләрдә оборона министрлыкларында да хатын-кызлар эшли. Уйлап карагыз, хатын-кызлар эшләмәсә, җәмгыять алга бара алырмы икән? Думада ханымнар эшләмәсә, шул ук бала тәрбияләгән өчен айлык түләүләрне күтәрү турындагы мәсьәләләрне ирләр бар нечкәлекләрен дә аңлап яктырта алмый. Ирләр белән хатын-кызларның хокуклары бертигез булу хакында кәгазьдә язылса да тормышта әле ул алай түгел.
Һәм икенче ягы, мин моның турында үз округымда сайлаучыларым белән очрашулар вакытында еш әйтеп киләм, «хөрмәтле гүзәл затларыбыз, әгәр сез үзегез сәясәтче булмасагыз, сезнең сәясәтегезне бүтән кеше хәл итә» дип. Ә ир кеше, үзен хатын-кызлар урынына куеп, кызганычка каршы беркайчан да эшләмәде һәм эшләмәс тә. Шуңа күрә сәясәттә дә, икътисадта да, башка иҗтимагый тормышта да хатын-кызның үз урыны булырга тиеш, минемчә.
Очрашулар вакытында әниләребез, гомумән хатын-кызлар күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
Ф.З.: Беренче чиратта, торак һәм хезмәт хаклары мәсьәләләре буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләр алабыз. Казанда исә, бигрәк тә яңа микрорайоннарда яшь әниләрне балалар бакчаларында 2-3 елга сузылган чиратлар борчый. Хәзер алар балалары тугач та чиратка басарга мәҗбүрләр. 19 процент бала балалар бакчасына йөрмәгәнлектән, башлангыч әзерлек алмыйча мәктәпкә укырга керергә мәҗбүр.
Соңгы вакытта бертөркем хатын-кыз депутатларыбыз берләшеп, балалар бакчаларына, мәктәпләргә рейдлар уздыра башладык. Анда укучыларның ничек тукланулары, ризыкның сыйфаты, мәктәпләрне продукция белән кем тәэмин итү белән кызыксынабыз. Бу өлкәдә дә хәл итәсе проблемалар шактый әле.
Илдә ниһаять килеп терәлгәч, демографик проблеманы хәл итү юлларын эзләргә тотындылар. Конкрет тәкъдимнәре дә бар ил түрәләренең, ягъни бала тудыру сертификатлары, бала тугач 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган, механизмын беркем дә тәгаенләп аңлатмаган пособияләр һәм шуның ише чаралар... Мондый юл белән генә демографик кризисны чишеп булырмы?
М.Г.: 2 бала әнисе буларак, мин бу мәсьәлә шундый юллар белән җиңел генә хәл ителәсенә берничек тә ышанмыйм. Хатын-кызга яшәр, эшләр, үзен бәхетле итеп хис итәр өчен җирлек кирәк. Кечкенә генә бер мисал, минем әнием татар теле укытучысы булып эшләде. Һәм ул һәрвакыт «хатын-кыз социаль яктан бик актив булырга тиеш» дип әйтеп килә иде. Хатын-кыз «баламны ничек табармын, ничек итеп үстереп, укытып кеше итәрмен, урамның начар йогынтысы газиземне йолып алмасмы?» дигән бертуктаусыз борчулы уйларга бирелсә, аны синең 250 мең сумың да кызыксындырмый һәм бүген тәкъдим ителгән башка чаралары да. Элек бит тапканнар, 5әр ,6 шар бала – барысын да укытып югары белемле иткәннәр, монда шулай ук үз кайнаннамны да мисалга китереп үтәм, ул да 7 баланы берүзе тәрбияләп үстергән. Хатын-кыз бәхетле булса гына рәхәтләнеп бала табачак.
Ф.З.: Иң төп җавапны бирдегез, Миләүшә ханым, бар серне ачтыгыз да салдыгыз. Мин дә килешәм, хатын-кыз үзен бәхетле итеп хис итә икән, ул икенчесен дә, өченчесен дә табарга теләк белдерер.
Н.Җ.: Мин инде фәкать мөселман гаиләсе хакында гына фикер йөртеп әйтәм: чөнки бу пособияләр, акчалар, мөселман гаиләсенә беркайчан да этәргеч булмады, кызыксындыру уятмады. Мөселманнарда бар шәригать законнары, әйтик, безгә бала төшертү – аборт ясату бик гөнаһ санала. Аллаһы раббымыз күпме баланы бирә, ул шулкадәрне таба да. Ире хатынын яратса, хатыны шуннан бәхетле булса, җәмгыять әниләребез мәнфәгатен иң беренче урынга куеп кайгыртса, илдә әлеге дә баягы демографик хәл килеп тә тумас иде.
Ф.З.: Җәмгыять ана турында уйлый икән, ул әлбәттә гаилә хакында, тормыш сыйфатыбыз турында баш ватарга тиеш. Бу уңайдан Татарстанда эш алып барыла, Президент Минтимер Шәймиев тә үзенең еллык Юлламасында «әгәр дә без республикадагы халык бәхетле яшәсеннәр дип уйлыйбыз икән, монда һәр өлкәдә Европага якынлашу зарур» дип ассызыклап узган иде. Мондый сүзләр әлбәттә конкрет эшләр белән дә дәлилләнә һәм аның уңай нәтиҗәләре булмый калмас.
Йомгаклап шуны кабат искәртеп узам, Ана, гомумән хатын-кызның җәмгыятьтәге роле һәм урыны югары булды, бүгенге шартларда да без шушы бөеклекне сакларга, бу исемне горур йөртергә тиешбез.
Әңгәмәне журналист Сөләйман Нәҗмиев алып барды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз