news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Флера Хәмитованы соңгы юлга озату мәрасиме иртәгә «Казан Нуры» мәчетендә узачак

Татарстанның атказанган артисты Флера Хәмитованы соңгы юлга озату мәрасиме иртәгә 10:00 сәгатьтә «Казан Нуры» мәчетендә узачак.

Флера Хәмитова Казанның Мөселман зиратында җирләнәчәк.

  • Флера Хәмитова бүген вафат булды. Аңа 89 яшь иде.
  • Актриса турында: 1936 елның 2 маенда Казан шәһәрендә туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. 1980 еллар башында театрдан китә һәм Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә (хәзер университет) сәхнә теле укыта. Лирик пландагы артистка. Музыкаль героиняларны уйный. Шулай ук төрле характердагы образлар иҗат итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot