news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Флера Тарханованың биш томлыгы дөнья күрергә тиеш - Илдус Тарханов

Материал инде әзер, биш томлыкның кулъязма нөсхәсе нәшриятка тапшырылган, дип белдерде ул мәрхүмәне соңгы юлга озату мәрәсимендә.

Флера Тарханованың биш томлыгы дөнья күрергә тиеш - Илдус Тарханов
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе 2019 елда шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханова әсәрләре биш томлык булып бастырып чыгарылырга тиеш. Бу хакта бүген мәрхүмәне соңгы юлга озату чарасында аның энесе, Татарстанның элекке мәдәният министры Илдус Тарханов әйтте.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында мәрхүмә белән хушлашу чарасы узды.

“Мин әле күптән түгел генә Татарстанның мәдәният министры Ирада Хафизҗановна белән очрашкан идем. Без Флера Тарханованың безгә тагын бер бүләк калдырганы турында сөйләштек. Материал инде әзер, биш томлыкның кулъязма нөсхәсе нәшриятка тапшырылган”, - дип белдерде ул. Илдус Тарханов Мәдәният министрлыгының, Флера Габдрахмановнаның иҗатына дан, мәдхия буларак, шушы китапларны чыгарырга җыенуы турында әйтте. “Без бу китапларны түземсезлек белән көтәбез. Аның күп кенә язмалары безнең өчен ачыш булыр дип уйлыйм”, - ди ул.

Илдус Тарханов шулай ук сүз уңаеннан, июль азагында әтиләренең тууына 105 ел булганын, берсекөнгә әниләренең тууына 100 ел булачагын билгеләп узды.

Мәрхүмә Чистай районы Яуширмә авылында җирләнәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100