news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Флера Сөләйманованың исеме Казахстан шәһәрләренең берсендә мәңгеләштереләчәк

Флера Сөләйманованың исеме Казахстан шәһәрләренең берсендә мәңгеләштереләчәк
Фото: «Татар-информ»

Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманованың исемен Казахстанның Актүбә, яки Алмата шәһәрендә мәңгеләштерү турында сүз бара.

«Без Флера апайның исемен Казахстанда мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыктык. Әмма бездә ономастик комиссиягә тәкъдим ителү өчен шәхеснең вафатына биш ел үткән булырга тиеш икән», – диде Казахстанның Казан шәһәрендәге генераль консулы Ерлан Искаков Флера Сөләйманованың вафатына кырык көн булгач Мәрҗани мәчетендә оештырылган Коръән ашында.

«Флера Сөләйманова ике халык дуслыгына үз өлешен кертте. Татар теленә тәрҗемә итеп Флера апа башкарган казах җыры татар халкы тарафыннан яратып кабул ителде», – дип дәвам итте ул «Әниемә» җырын күздә тотып.

Фото: © Салават Камалетдинов

Коръән аша Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе инициативасы белән оештырылган иде. Мәрҗани мәчете залына алтмышлап кеше – татар эстрадасы ветераннары, Флера Сөләйманова белән аралашкан буын җыелган.

Мәҗлестә Мәрҗани мәчетенең имам-хатибы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Ансар хәзрәт Мифтахов, Флера Сөләйманованың улы – әнисен соңгы сулышына кадәр тәрбияләп яшәгән Булат, шулай ук, Татарстан мәдәният министрлыгы урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Казахстанның Казан шәһәрендәге генераль консулы Ерлан Искаков, «Татарстан» дәүләт телерадокомпаниясе директорының радио буенча урынбасары Тәүфикъ Сәгыйтов, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин катнашты.

Фото: © Салават Камалетдинов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100