news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Флера Сөләймановага Илһам Шакиров премиясен тапшырдылар

Флера Сөләймановага Илһам Шакиров премиясен тапшырдылар
https://tatar-congress.org

Бүген халкыбызның легендар җырчысы, Татар АССРның атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Флера Сөләймановага 84 яшь тулды. Җырчыга Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе тапшырылды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Флера ханымны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлады. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татар халкының сөекле җырчысын тәбрикләргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, БТКның Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин, «Татарстан» ДТРКнең Радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтов килделәр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100