«Узган ел урта мәктәп сыйныфларына (5-9 сыйныфлар) 5 дәреслек яздык. Мәскәүдән кайткан стандарт буенча бер автор төзегән уку планы буенча дәреслекләр язу бурычын йөкләделәр. Интегә-интегә яраклашырга туры килде. Белем дә бирәсе килә, бәйләнешсез терминнар да бик күп керә.
Стандартка хәзер терминнар килеп керде. Дәреслеккә кертергә таләп ителә. Мин инде, татар әдәбиятына хас сыйфат түгел бу, аның закончалыгы түгел, димен. Дөнья әдәбиятыннан алынган. Әмма кертергә мәҗбүрбез. Дәреслекләр төзү менә нинди шартларга куелды! Бу – зарлану да түгел, мәгълүм хәлләрне санап чыгу. Чөнки мин шушы проблемалар, катлаулы мәсьәләләр арасында яшәдем. Шунысы куандыра: һәр дәреслекне язуда 2 автор катнашты. Аның берсе – вуз укытучысы, икенчесе – мәктәп укытучысы. Мәктәп укытучысы методиканы, укучыларга ничек өйрәтергә кирәк икәнлеген әйбәт белә, вуз укытучысы теорияне белә.
Мәктәп укучыларын, укытучыларын, дәреслек төзүчеләрне дә аңлыйм, чөнки үзем дә шул казанда кайныйм. Нәтиҗә ясап, хөкүмәт дәрәҗәсендә мәсьәләне куеп, хәл итә барып, мәктәпләрне коткарып калырга кирәк. Технологияләр шулкадәр кызыктыргыч, алар тормышка аша бара. Гуманитарийлар калмады. Безнең заманда физиклар, химиклар әдәбият, сәнгатьне бездән яхшырак белә иде. Тәрбиядән күп нәрсә тора. Казан дәүләт университетын яки Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлаучылар: «Сез шундый тәрбия бирдегез!» – диләр. Белемне интернеттан да алып була, аны гомер буе җыясың. Ә тәрбияне әти-әни, укытучы бирә. Һәр чорда үрнәк кеше – укытучы иде», - ди ул.
Татар дәүләт гуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева белән «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.