news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Флүрә Илдарханова: соңгы арада татар татарны, рус русны гомерлек тормыш иптәше итеп сайлый

Казанның Гаилә мәчетендә гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр. Соңгы елларда 50 яшен тутырганнар арасында аерылышулар күбәеп киткән.

Флүрә Илдарханова: соңгы арада татар татарны, рус русны гомерлек тормыш иптәше итеп сайлый
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Илебездәге теләсә нинди торгынлык иң беренче нәүбәттә гаилә ныклыгына тәэсир итә. Аерылышуларның күпчелеге гаилә корып яши башлауның беренче биш елына туры килә. Ә менә соңгы социологик тикшерү нәтиҗәләре буенча, тәҗрибәле гаилә әгъзалары арасында да аерылышучылар саны арта, ди Татарстан Фәннәр Академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы Флүрә Илдарханова.

Бүген башкалабызның Гаилә мәчетендә «Гаиләдәге мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары» дип аталган түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәлне Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды. Чарада ТР ФАнең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы Флүрә Илдарханова, Казан казые Габдулла Әдһәмов, Татарстанның «Мөслимә» мөселман хатын-кызлары оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллина, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин, Казанның 175нче мәктәбенең «Аталар комитеты» рәисе Нияз Шакиров һ.б. катнашты.

Аллаһ йортында гражданлык җәмгыяте институтларының уртак эш формаларынһәм алымнарынбарланды. Гаилә таркалуга китергән сәбәпләрне булдырмый калу буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Татарстанда гаиләләрнең хәле буенча статистика мәгълүматларына, күпконфессияле мегаполиста гаилә мәсьәләләренә багышланган чыгышлар яңгырады.

Түгәрәк өстәл барышында Ф. Илдарханова Гаилә һәм демография үзәге оештырган социологик тикшеренү нәтиҗәләрен барлаганда түбәндәгеләрне яңгыратып узды:

- 2016 елгы нәтиҗәләр буенча, чиста гаиләләргә өстенлек бирелә башлаган, ягъни татар татарны, рус рус милләтеннән булган гомерлек тормыш иптәшен сайлый. Сораштыру вакытында 56 яшьлек татар хатыны әйтә: балаларым үзебезнең диндәге кешеләргә өйләнсен, кияүгә чыксын иде. Оныкларым белән ана телендә сөйләшәсем килә ди. Башка милләттәгеләр дә шундый фикердәге җавапларын кайтарды. Җәмгыятебездә диннең таралуы моно милли гаиләләр коруга да зур этәргеч бирә.

Әлеге темага тулырак материал Интертат.ру электрон газетасында чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100