Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Физкультурачылар көне уңаеннан Казанның 30 мәйданчыгында бәйрәм чаралары оештырыла
Шимбә көнне, 8 августта, Казанда Бөтенроссия физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары Казанның 30 мәйданчыгында оештырыла. Теләге булган һәр кеше төрле дисциплиналарда үз көчен сынап карый, үз рекордын куя ала. Иң яхшы нәтиҗәләр шәһәр тарихына кертеләчәк.
«УРАМ» экстрим-паркы үзәк мәйданчык буларак сайлап алынган. Биредә 8:30 сәгатьтә танылган спортчылар Светлана Липатова, Виринея Максимова һәм Матвей Занин халык белән бергә төрле күнегүләр ясаячак. Аннары кунаклар 3×3 төрендә «Кызгылт сары туп» баскетбол турнирында катнаша ала. Шулай ук биредә «Рубин», «Уникс» һәм «Зенит-Казан» йолдызлары катнашында пляж волейболы буенча күрсәтмә матч, автографлар сессиясе уздырыла.
Чара кунаклары мәйданчыкта үзләрен төрле сынауларда сынап карый ала. Мәсәлән, капкага футбол тубын кертергә, баскетбол төре өчен кирәкле күнекмәләрне башкарырга, җәядән атарга, самокат спортына кагылышлы алымнарны үзләштерергә, слембол уйнарга була. Шулай ук биредә Хезмәткә һәм оборонага әзерлек мәйданчыгы әзерләнә, сайклинг буенча марафон уздырыла.
Башка урыннарда 12 спорт төре буенча остаханәләр оештырыла. Казансу елгасында «Казан җилкәннәре» дип аталган җилкәнле көймәләр ярышы үткәрелә, «Хезмәт резервлары» стадионында футбол буенча Казан Кубогы финалында җиңүчене билгеләячәкләр. Иң яхшысы исеме өчен шәһәрнең бик көчле 10 командасы көч алыша.
Пляж спорты үзәгендә торак комплекслардагы командалар арасында пляж футболы һәм волейбол буенча турнирлар, «Безнең ишегалды чемпионнары» спартакиадасы уздырыла.
Аерым турнирларда һәм остаханәләрдә катнашу өчен спорт проектларына кагылышлы социаль челтәрләрдә язылырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз