news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Физкультура дәресләре баланы сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтергә тиеш, ди В.Мутко

Министр фикеренчә, мәктәпләрдә бер атнада аз дигәндә 3, ә иң яхшысы 4 физкультура дәресе кертелергә тиеш

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Россия мәктәпләрендә бер атнада аз дигәндә 3, ә иң яхшысы 4 физкультура дәресе кертелергә тиеш. Бу хакта бүген Казанда “Россия – спорт державасы” форумы нәтиҗәләре буенча узган матбугат конференциясендә РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко белдерде.
Виталий Мутко сүзләренчә, мәктәпләрдә физкультура дәресләрен модернизацияләргә кирәк, укучылар өчен кызыклырак булырга тиеш.
Кешегә аз дигәндә атнага 8 сәгать физик активлык кирәк, дип саный министр. Шулай булгач, бүген мәктәпләрдә спорт белән шөгыльләнү өчен бирелә торган сәгатьләр саны җитәрлек түгел дигән сүз. Мәктәпләрдә бер атнада аз дигәндә 3, ә иң яхшысы 4 физкультура дәресе кертелергә тиеш, дип саный Мутко. Ул шулай ук уку йортларында бердәм спорт көне кертү мөмкин, дип саный.
Физкультура дәресләре баланы сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтергә тиеш, ди министр. Моннан тыш укучылар дәрестә спорт төрләре белән таныша алырга һәм күңеленә ошаган төрне сайлап алырга тиеш.
Министр журналистлар белән фикер алышканда балалар тренерларының хезмәт хакы мәсьәләсенә кагылды. Аның сүзләренчә, Россиянең 53 процент субъектында балалар тренерларының хезмәт хакы 6 мең сум тәшкил итә. Әмма кайбер төбәкләрдә мондый белгечләргә түләнгән акча 150 мең сум да булырга мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100