news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Физиолог-онколог Морад Кәримов вафат

«Морад абыйны Яңа бистә зиратына – Габдулла Тукайдан 200 метр читтәрәк җирләгәннәр», - диде Ләбиб Лерон.

Физиолог-онколог Морад Кәримов вафат
Ләбиб Лерон

1997—2004 елларда Татарстанның Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиле, физиолог-онколог, профессор Морад Кәримов вафат булган.

«Бүген иртән социаль челтәрдән укып белдем. Кичә «Изге Болгар Җыены»нда искә төшергән идек үзен. Бу арада аның белән элемтәгә кергән юк иде. Бактың исә, 16 майда үлеп киткән икән. Безгә хәбәр итә алмаганнар. Бүген Разил Вәлиев белән, әле генә Морад абыйның хатыны Наилә апа белән сөйләшеп алдык. Морад абыйны Яңа бистә зиратына – Габдулла Тукайдан 200 метр читтәрәк җирләгәннәр», - дип язган социаль челтәрдә «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон.

  • Морад Габделхәй улы Кәримов (1931 елның 18 апреле, Казахстан АССР, Көнбатыш Казахстан өлкәсе, Сырым районы, Җымпыйты) — физиолог-онколог, медицина фәннәре докторы (1971), профессор (1973). 1997—2004 елларда Татарстанның Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиле. Казахстанның «Идел» татар иҗтимагый һәм мәдәни үзәкләре ассоциациясен төзүче (1990). Казахстанның атказанган эшлеклесе.
  • 1971 елда Мәскәүдә докторлык диссертациясен яклый, 1973 елдан - профессор. Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе академигы. Хатыны Наилә Хәйрулла кызы — медицина фәннәре кандидаты. Танылган скульптор Альфрет Әбдрәшитовның бертуган апасы. Балалары: улы Искәндәр (1959), медицина фәннәре кандидаты; кызы Әлфия (1967), финансист-икътисадчы. Морад Кәримов 16 майда Казанда вафат булган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100