news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Физикадан БДИны укучыларның 5 проценты тапшыра алмады

Россиянең 40 төбәгеннән 107 кеше 100 балл җыйды

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына караган Рособрнадзорның махсус комиссиясе физикадан тапшырылган Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча чик баллны билгеләде. Быел ул 34 балл дип табылды.
Укучыларның якынча 5%ы чикне уза алмады. Кирәк булган очракта, әлеге предметтан имтиханны киләсе елда гына тапшырып булачак.
Россиянең 40 төбәгеннән 107 кеше 100 балл җыйды. Рособрнадзор төбәкләрдә югары балл җыйган эшләрне кабат тикшерү турында карар кабул иткән.
Билгеле булганча, физика буенча имтихан нәтиҗәләре аттестат алу-алмауга йогынты ясамый. Яхшы нәтиҗәләр алга таба укуын дәвам итәргә теләүчеләр өчен генә кирәк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100