news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Физика буенча Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабында 270тән артык укучы катнаша

Татарстан данын 12 укучы яклый.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). Казанда мәктәп укучыларының физика буенча Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабы үтә. Анда Россиянең 59 төбәгеннән, шул исәптән Белоруссия командасыннан да, 275 укучы катнаша. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Иң күп санлы делегацияләр Мәскәүдән (78 катнашучы), Санкт-Петербургтан (42), Мордовиядән (20), Мәскәү өлкәсеннән (14) килгән. Татарстан данын 12 укучы яклый.

Ярышлардан тыш, укучылар өчен киңәйтелгән экскурсия каралган. Алар Казан буйлап сәяхәт иткәндә, Кремльдә, планетарийда, КФУда, КНИТУ-КАИда, шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100