Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Физик затларга сигез кешедән артыграк сыйдырышлы автобуслар теркәүне тыярга мөмкиннәр
ЮХИДИ идарәсендә пассажирларны ташу кагыйдәләрен бозган очракта җәзаны катгыйландыруны тәкъдим иттеләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Дәүләт автоинспекциясендә физик затларга сигез кешедән артыграк сыйдырышлы автобусларны теркәүне тыярга киңәш иттеләр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итү буенча баш идарә башлыгы урынбасары Сергей Добряков хәбәр итте, дип яза “Известия”.
«Пассажирларны ташу мәсьәләсе соңгы арада аеруча катлауланды, шуңа күрә берничә канун проекты әзерләнде. Аның берсе физик затларга сигез кешедән артыграк сыйдырышлы автобусларны теркәмәүгә кагыла», – диде ул.
ЮХИДИ идарәсендә шулай ук пассажирларны ташу кагыйдәләрен бозган очракта җәзаны катгыйландыру тәкъдиме белән чыктылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз