news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Физик затлардан бюджетка кергән салым кимеп, былтыргының 78,1 процентын тәшкил иткән

Биредә Казанның Мәскәү районындагы вазгыять хакында сүз бара

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 9 айда Мәскәү районы предприятиеләре 24,5 млрд. сумлык продукция эшләп чыгарган һәм шуның 70 проценты - «Казаноргсинтез» өлеше. 8 айда район халкының уртача хезмәт хакы 16336 сум тәшкил иткән (былтыр шушы ук вакытта – 18234 сумга якын), шәһәр буенча караганда, бу яктан район Вахитов районын гына үзеннән алга чыгарган. Аның каравы, Мәскәү районында рәттән эштән чыгару очраклары һәм зур предприятиеләрдә хезмәт хакы буенча бурычлар юк. Шулай да, төрле чаралар күрелүгә карамастан, районда хезмәт хакы буенча 2,3 млрд. сумлык бурыч исәпләнә һәм бу «Казан тимер-бетон эшләнмәләр заводы» ҖЧҖнә карый. 9 айда барлыгы 1271 кеше эшсезлек буенча теркәлгән.
 
Бүген Казан шәһәре мэриясендә үткәрелгән утырышта Мәскәү районының үсеш перспективалары буенча чыгыш  ясаган район хакимияте башлыгы Александр Лобов шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, икътисадтагы чигенүләр һәм хезмәт хакы түбәнәүе салымнар җыелуга да тискәре тәэсир итте: район территориясендәге физик затларның кеременнән шәһәр бюджетына кергән салым кискен кимеп, 36,7 млн. сум булды. Бу исә былтыргының 78,1 проценты гына.
 

 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100