Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Түбән Кама медицина көллиятендә курслар оештырылган
Курсларга Түбән Камадан гына түгел, республиканың Арча, Чистай, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән дә укучылар килде.
(Казан, 5 март, "Татар-информ"). Түбән Кама медицина көллияте республиканың сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен ачык ишекләр көне оештырды. Билгеле булганча, күрмәүче яки начар күрүче кешеләр өчен быел биредә медицина массажына өйрәтү курслары ачылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Курсларга Түбән Камадан гына түгел, республиканың Арча, Чистай, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән дә укучылар килде. 12 кешедән торган төркемдә 4 кеше бөтенләй күрми. Ачык ишекләр көнендә әлеге беренче тәҗрибә җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.
Чара Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең республика филиалы рәисе Тамара Часовская белән берлектә оештырылды.
Курслар үткәрү өчен көллияттә махсус кабинет булдырылган, белем алуда барлык шартлар тудырылган, тулай торак та да “көчле рухлылар” өчен барлык уңайлыклар бар. Быел курсларга тагын унике кешене алу планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз