Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Физик мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтелә
“Ярдәм” фондында яңа социаль проект эшли башлады.
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). “Ярдәм” фонды яңа социаль проект башлап җибәрде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының матбугат хезмәте җитәкчесе Римма Гатина хәбәр итте.
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге базасында оештырылган семинар физик мөмкинлекләре чикле булган балаларның ата-аналары өчен махсус оештырыла, - ди Римма Гатина. - Тумыштан авыру балалар, якыннарының ярдәменә мохтаҗ. Тормыш күрсәткәнчә, андый әти-әниләр үз балаларына һәр очракта да таяныч була алмый, чөнки аларның үзләренә дә психолог ярдәме зарур. Инвалид балаларны тәрбияләгәндә, ата-аналар кызып китүчән, шул сәбәпле, стрессларга, ярсу һәм нәфрәткә бирелүчән була. Болар исә, еш кына гаиләдә низаг чыгуга сәбәп булып тора”.
“Ярдәм” оештырган семинарларның максаты - физик мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналарына психологик булышлык күрсәтү, аларның хис һәм ихтыярын җайлау, үз-үзеңне кулда тотуга һәм гаиләдәге низагларны көйләү, хәл кылу ысулларына өйрәтү. Һәр ана белән аерым эш алып барыла.
Белгеч киңәшләренә ихтыяҗ тоючы, гарип бала тәрбияләүче ата-аналар аз түгел. Психологик күнегүләргә йөрүчеләр семинарны бик хуп күрә, мондый проектны оештырган өчен, “Ярдәм”дәгеләргә рәхмәт әйтә. Тиздән, ягъни 2018 елның 2 гыйнварыннан II группа җыелачак, дип белдерде семинарны оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз