news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Физик мөмкинлекләре чикле балаларга "Гаилә" мәчетендә бушлай массаж ясыйлар

Казанның "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләгәнчә, Массажистлар ассоциациясе белән берлектә мәчеттә социаль проект оештырыла.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казанның “Гаилә” мәчетендә (Җ.Фәйзи урамы, 2) “Балаларга – массаж” социаль проектының чиратагы этабы башланды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итте.

“Гаилә” мәчете, Массажистлар милли ассоциациясе һәм “Панфиловның массаж мәктәбе” оештырган акция беренче тапкыр 2017 елның октябрендә үткәрелде. Февраль башында массажистлар балаларга ярдәм итү өчен янәдән бергә җыелды, - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. - Проект кысаларында профессиональ массажистлар балалар өчен массаж сеанслары үткәрә. Катнашучылар арасында, иң элек, физик мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар, шулай ук күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче нарасыйлар. Акциягә шулай ук Казанның “Апрель” тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр дә кушылды. “Гаилә” мәчете әлеге үзәк белән хезмәттәшлек алып бара”.

Массажистлар милли ассоциациясе оештыручысы, “Массажных дел мастер” салоны җитәкчесе Марат Миндубаев бу проектның максаты хакында түбәндәгеләрне сөйләп узды: “Без Александр Панфилов һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән бергә балаларга бушлай массаж ясау өчен бер ел көтәргә кирәк түгел икәнен күрсәтергә телибез. Бу акцияне өч айга бер кабатлап, мөмкин кадәр күбрәк баланы кабул итәргә тырышабыз”.

Массаж осталарының, төп эшләрен калдырып торып, балаларга бушлай ярдәм итүгә нәрсә этәрүен дә ул бик гади сәбәп белән аңлата. “Балалар белән эшләү миңа гел ошый иде. Нарасыйларга ярдәм итә алу тойгысын берни дә алыштыра алмый, – ди Марат Миндубаев. – Безгә 3 айдан алып 10 яшькәчә балалар килә. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, һәркайсына аерым караш кирәк. Балалар сәламәт, тулы канлы тормыш алып барсыннар өчен үз өлешебезне кертәсебез килә”.

Аның сүзләрен Массажистлар милли ассоциациясен оештыручы, “Панфиловның массаж мәктәбе” җитәкчесе Александр Панфилов да хуплый: “Балаларга – массаж” социаль проектының икенче этабы тулы көченә эшләп килә. Балаларның елмаюын, әти-әниләренең рәхмәтле күзләрен күрү күңелле. Бу проектка башка массажистларның да кушылуын телибез. Без күбрәк булган саен, сәламәт тәнле, шат күңелле балалар тагын да күбрәк булачак! Бу проектта катнашучы массажистларга исә бик зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм”, - диде ул.

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу проектның социаль адаптацияләү ягыннан да әһәмиятле икәнлеген ассызыклый. “Кайбер ата-аналар балаларын үсеш үзенчәлекләре булган яшьтәшләреннән чикләргә тырыша. Кайсыдыр читкә алып китә, кайсылары хәтта тискәре мөнәсәбәт күрсәтә. Ә бала шуны сеңдерә. Безнең максатларыбызның берсе – “үзенчәлекле” балаларга социаль мохиткә яраклашу өчен шартлар тудыру, үзенә күрә инклюзив мәйданчык булдыру. Шушы проект кысаларында без балаларның теге яисә бу физик үзенчәлекләре булган сабыйлар белән дустанә мөнәсәбәт төзергә тырышуын күрәбез. Бу балаларга да, ата-аналарга да файдага гына”, - диде хәзрәт.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Гаилә” мәчетенең матбугат хезмәткәре Илмир Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, проектның икенче этабына 60лап бала кабул итү планлаштырыла. Оештыручылар килешү буенча, “Балаларга – массаж” социаль проекты өч айга бер кабатланып торачак. Хәзерге вакытта язгы сеансларга 89274261422 телефоны буенча язылу бара. 9 февральдә - 14:00-16:00 сәгатьләрдә, 12 февральдә - 14:00-16:00 сәгатьләрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100