news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен “Доступное кино” акциясе уздырыла

Акция кысаларында “Мир” кинотеатрында коммерцияле булмаган кинофильмнар күрсәтелә

 (Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). 1-4 декабрь көннәрендә, Казанда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге уңаеннан инвалидлар өчен кереп карарга уңайлы булган “Доступное кино” акциясе уздырыла.

Чара инде икенче тапкыр үткәрелә һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кино сәнгатенә якынайтуны, аларны үзләрен тулыканлы тамашачы итеп тоярга булышуны максат итеп куя.

Акция кысаларында, “Мир” кинотеатрында коммерцияле булмаган кинолар күрсәтү планлаштырыла. Алар күзләре начар күрүчеләр өчен тифлокомментарийлар һәм начар ишетүчеләр өчен субтитрлар белән эшләнгән.

Тамашачыларга Андрей Карпиловның “Частное пионерское”, Юрий Васильевның “Продавец игрушек”, Дмитрий Дюжев, Артем Аксененко, Алексей Вакулов, Эмиль Никогосянның “Чемпионы” спорт драмасы, Антон Мегердичевның “Метро” һәлакәт фильмнары тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot