news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Физик Богачев 20 гыйнварда дүртенче дәрәҗәдәге магнит давылы турында кисәтте

Бүген Җирдә мөмкин булган биш дәрәҗәле шкаладан дүртенче дәрәҗәдәге магнит давылы фаразлана. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Кояш астрономиясе лабораториясе җитәкчесе Сергей Богачев «Татар-информ»га хәбәр итте.

Кояштагы кабыну белән магнит давыллары арасындагы тоткарлык Кояштан ыргытылган кисәкчекләрнең Җиргә очып килеп җитү өчен вакыт кирәк булуына бәйле. Аларның тизлеген бәяләүдән чыгып, алар сишәмбе, 20 гыйнварда килеп җитәчәк, дип өстәде Богачев.

«Заманча шкала биш дәрәҗәгә ия, шул ук вакытта югары дәрәҗәдәге давыллар бик сирәк була. Соңгы 20 елда бер генә булды. Хәзер дүртенче дәрәҗәдәге давыл көтелә», - дип сөйләде физик.

Магнит давылы ким дигәндә бер тәүлек дәвам итәр дип көтелә. Ике-өч тәүлек сирәк була, әмма була, дип билгеләде Богачев.

news_right_1
news_right_2
news_bot