news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
FISUның бәяләү комиссиясе спорт бәйрәмендә катнашты
FISUның бәяләү комиссиясе әгъзалары Казанның “Хезмәт резервлары” стадионында “Стартуем вместе” спорт бәйрәмендә катнашты
Скопировать ссылку
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Михаил Миронов). FISUның бәяләү комиссиясе әгъзалары Казанның “Хезмәт резервлары” стадионында узган “Стартуем вместе” спорт бәйрәмендә булды. Алар биредә республика җитәкчелеге командасы белән күңелле ярышларда катнашты.
“Хезмәт резервы” стадионында узган Гаилә елына багышланган “Стартуем вместе” спорт бәйрәме 6 меңләп катнашучы һәм тамашачыны җыйды. Гаилә командалары стадион кырында төрледән-төрле ярышларда катнашты.
FISU делегациясе исеменнән ярышларда катнашучыларны бәяләү комиссиясе җитәкчесе Стефан Берг сәламләде, ул Казанда яшәүче барлык кешеләрне дә Универсиада-2013не кабул итү теләге белән януын билгеләп узды. Аңа җавап итеп дәрәҗәле кунакларга күңелле ярышларда катнашырга тәкъдим ителде.
“Күп урынлы чаңгы”ларда узышканда FISUның бәяләү комиссиясенең 5 вәкилленән торган команда республика җитәкчеләренә оттырды. Ә аркан тартуда чит ил кунаклары көчлерәк булып чыкты. Хәер, «FISU Family» дип язылган медальләр ярышларда катнашучыларның барысына да тапшырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot