news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

FISUның бәяләү комиссиясе Казан Кремле белән танышты

Бүген Казанда эш сәфәре белән булган FISUның бәяләү комиссиясе Казан Кремле буенча экскурсия кылды

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген Казанда эш сәфәре белән булган FISUның бәяләү комиссиясе Казан Кремле буенча экскурсия кылды. Дәрәҗәле кунаклар 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсидасын үткәрүгә кандидат шәһәрнең төп истәлекле урыны белән танышты.

Бәяләү комиссиясе әгъзалары Россия студентларының спорт берлеге президенты, FISU башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин һәм ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев белән бергә Кремльнең Кол Шәриф мәчетендә, Благовещение соборында булды, экскурсия азагында 1 Май мәйданындагы һәйкәле янында татар шагыйре Муса Җәлилне хөрмәтләп искә алды.
Экскурсиядән соң сәфәрнең эш программасы дәвам итте. FISUның бәяләү комиссиясе “Олимп” спорт комплексын ачы тантанасына юнәлде.


news_right_1
news_right_2
news_bot