news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ФИСУның бәяләү комиссиясе әгъзалары Мәскәүдә

ТРның РФдәге тулы хокуклы вәкиллегендә Халыкара студентлар спорты федерациясенең (ФИСУ) бәяләү комиссиясе әгъзаларын каршы алдылар

(Мәскәү, 16 май, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Татарстан Республикасының Россия Федерециясендәге тулы хокуклы вәкиллегендә ике көн буена Халыкара студентлар спорты федерациясенең (ФИСУ) бәяләү комиссиясе әгъзаларын каршы алдылар.
Ләкин зур кунакларны каршы алу һәм озату ыгы-зыгылары вәкилләк өчен гадәти һәм таныш әйбер. 2006 елда без бәяләү комиссиясе әгъзаларын каршы алганда, аларны тик бер - «Шереметьево-2» аэропортына барып кына каршы алган идек. Быел исә бәяләү комиссиясенең җиде әгъзасын төрле аэропортлардан һәм төрле вакытта каршы алырга туры килде. Алардан: Ралет Малумбета ЮАРдан, Исато Игараши Япониядән, Кристиан Пиерре Бельгиядән, Ставрос Дувис Грециядән, Стефан Берг Швециядән килде. Вәкиллек аларны үтә зиннәтле «Ритц Карлтон» кунакханәсенә урнаштырды.
Кичә килгәннәре, хәтта, Зур театрның Яңа сәхнәсендә «Спартак» балетын карарга да өлгерде. Ә бүген - 16 май иртәсендә бәяләү комиссиясенең барлык әгъзалары да ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, ТРның РФдәге тулы хокуклы вәкиленең беренче урынбасары Михаил Столяров, Россиянең студентлар спорт берлеге президенты Олег Матицын, вәкиллек хезмәткәрләре һәм башка рәсми затлар озатуында Мәскәү буенча экскурсиядә булдылар. Алар анда Кремь белән таныштылар, Кызыл мәйданда, Зур Кремль сараенда булдылар һәм Александр бакчасында Билгесез солдат каберенә чәчәк бәйләмнәре салдылар. Кунакларга экскурсия бик ошады.
15.00 сәгатьтә Кремльдә бәйләү комиссиясе әгъзалары Россия Президенты Дмитрий Медведев белән очраша.
Бүген кич белән кунаклар Казанга очачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot