news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

FISUлыларның фатихасы белән «Олимп» спорт комплексы ачылды

Олимп»ны төзүгә киткән чыгымнарның яртысын Россия белән Татарстан, калган яртысын «Бердәм Россия» партиясе каплаган

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Хәзерге вакытта 2013 елда үзендә Универсиада үткәрергә теләүче шәһәрләрнең шуңа мөмкинлеген бәяләү процессы бара. Шул максаттан Казанга килгән бәяләү комиссиясе җиде кешедән тора: Стефан Берг (Швеция) - комиссия җитәкчесе, FISUның вице-президенты; Синиша Яснич (Сербия); Ставрос Дувис (Греция); Микаэль Малумбет (ЮАР); Исато Игараши (Япония); Кемаль Тамер (Төркия); Кристиан Пьерр (Бельгия) – FISUның матбугат секретаре. Халыкара студент спорты федерациясе FISU Башкарма комитетының бәяләү комиссиясе башкалабыздагы спорт корылмаларын, шәһәрнең инфраструктурасын карап-тикшереп, бәяләп йөри. Соңгы елларда Казанда зур спорт корылмалары шактый төзелде, бер-бер артлы ачыла тора. Бүген исә тагын берсен - Чистай урамында студентлар өчен яңа сафка баскан «Олимп» спорт комплексын ачуны Стефан Берг (Швеция) җитәкчелегендәге бәяләү комиссиясенә ышанып тапшырылды.
Дәрәҗәле кунаклар, автобуслардан төшүгә, аклы-зәңгәрле киемнәр кигән барабанчыларның чыгышын тамаша кылды. Алар Универсиада флаглары күтәргән меңләгән студентлар арасыннан үткәч, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: «Хәерле көн, хөрмәтле студентлар! Күптән түгел, узган ел апрель аенда FISU президенты Эрик Саинтронд әфәнде белән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев әлеге спорт комплексының нигезенә беренче ташны салган иделәр. Бүген шушы спорт объектын ачу миссиясен FISUның бәяләү комиссиясенә тапшырабыз», - дип белдерде. Премьер-министр сүзләренчә, «Олимп»ны төзүгә киткән чыгымнарның яртысын Россия белән Татарстан, калган яртысын «Бердәм Россия» партиясе каплаган. Шушы проект буенча республикада 12 спорт объекты төзелгән.
Студентларны комиссия исеменнән сәламләп, Стефан Берг: «Без бик күп шәһәрләрдә булдык һәм һәркайда яшьләрнең спортка тартылуын күрдек. Без мондый эш белән шөгыльләнүне кирәк дип саныйбыз һәм биредә сезне күрүебезгә бик шатбыз. Казанда Универсиада үткәрүне бөтен күңелләре белән теләгән студентлар икәнлегегез күренеп тора», - диде.
500 тамашачыга исәпләнгән спорт комплексы ишегенә сузылган тасманы FISU комиссиясе вәкилләре, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия студентларның спорт берлеге президенты, FISU башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин тантаналы рәвештә кискәч, комплексның ике зур залында шау-шулы спорт тамашасы булды. Анда кунаклар спортчыларның гимнастика, аэробика, баскетбол, каратэ, дзюдо, бокс һ.б. спорт төрләре буенча күрсәтмә чыгышларын тамаша кылдылар.



news_right_1
news_right_2
news_bot