news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

FISUлылар ТР югары уку йортлары спартакиадасының күчмә кубогында имзаларын калдырды

«Тәэсирләр уңай, оештыру эшләре бик әйбәт дәрәҗәдә, Универсиада үткәрергә теләк зур булуы күренеп тора». FISU комиссиясе шундый фикердә

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) FISU башкарма комитеты бәяләү комиссиясенең бүгенгә билгеләнгән соңгы очрашуы Казан дәүләт университеты студентлары белән булды. Олы кунакларны университетның төп бинасы янында каршылап, Казанның төрле югары уку йортлары студентлары Универсиада үткәрергә зур теләктә булуларын исбатладылар. КДУның Актлар залында үткәрелгән очрашуга, әлеге халыкара комиссия әгъзаларыннан тыш, ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов, спорт буенча җаваплы вәкилләр, Казан вузлары ректорлары килгән иде.
Студентларның 1957 елдан бирле бөтендөнья спорт уеннарында актив катнашып, алтын, көмеш, бронза медальләр буенча шактый «уңыш җыганнарын» искәртеп, Gaudeamus - студентлар гимны белән тантаналы рәвештә башланды ул очрашу. КДУ коллективы, галимнәр бергәлеге һәм студентлар исеменнән чит ил кунакларын сәламләп, Мәгъзүм Сәлахов аларның университет музеенда булуларын хәбәр итте. «Меңьеллык тарихы булган Казан – төрле милләт, төрле конфессия вәкилләренең бергә-бергә тыныч яшәү, толерантлык үрнәге. Бу хакта Казанга килгән бик күп кунаклардан ишетәбез. Ксенофобия бездә юк. Республикабызда без болар белән бик горурланабыз», - диде ректор. Татарстанда соңгы елларда студентлар арасында спартакиада үткәрелгәнен искәртеп, анда Казан дәүләт университетының беренче урыннар алып килүен, фән белән бергә мәдәният һәм спорт та биредә алгы планда булуын белдерде ул. Бөтен дөньяда тынычлык һәм яшьләр арасында спортны үстерү бәрабәренә җаваплылыкны үз өсләренә алгын FISU комиссиясе әгъзаларына рәхмәт сүзләрен әйтеп, ректор Татарстан югары уку йортлары спартакиадасының күчмә кубогында аларның имзаларын куйдырды һәм истәлеккә КДУның күкрәк билгеләрен бүләк итте.
FISU вице-президенты Стефан Берг: «Берничә сәгать эчендә безгә бик күп дәлилләр китерелде, чыннан да, Казанның үзендә «Универсиада-2013»не үткәрә алу мөмкинлеге бар, - дип, фикерләре белән уртаклашты. – Университет янына каршы алырга чыккан студентлар күзләреннән дә мин Казанда Универсиада үткәрү теләге бик зур булганны күрдем. Шушы теләккә, бу юнәлештә барган хәрәкәткә шәһәрнең барлык югары уку йортлар да кушылган, - диде бәяләү комиссиясе җитәкчесе. Аның сүзләренчә, Казанның спорт концепциясе яхшы, спорт корылмалары техник яктан югары дәрәҗәдә дип бәяләнә. - Гомумән, тәэсирләр уңай, оештыру эшләре бик әйбәт дәрәҗәдә, Универсиада үткәрергә теләк зур булуы күренеп тора», - диде FISU вице-президенты Стефан Берг. Шулай да, ул Испаниянең Виго, Көньяк Кореяның Гван Джу шәһәрләренең дә үзләрендә Универсиада үткәрергә дәгъва кылуларын искәртеп, әлегә алдан берни дә әйтеп булмый, дигән фикерен җиткерде һәм КДУ ректорына FISU исеменнән истәлек бүләге тапшырды.
Илсур Метшин исә чыгышында: «2007 елда Бангконкта үткәрелгән соңгы Универсиадага 156 илдән спортчылар җыелган иде, - дип искәртте. - Казаныбызда да шундый ук эшне эшли, кунакларга кадер-хөрмәт күрсәтә алабыз, дип уйлаган идем ул чакта. Универсиаданы үзебездә үткәрү ярышында 31 май көнне безнең җиңеп чыгасыбызга мин бик ышанам!» - дип сүзен тәмамлады Казан шәһәре мэры.
Казанның 11 югары уку йортыннан килгән студентлар FISU бәяләү комиссиясенә Универсиадага бәйле сорауларын, нигездә, инглиз телендә биреп, үзара фикер алыштылар. Соңыннан яшьләр кунакларга студентлар һәм бүгенге мәктәп укучылары – 2013 елда булачак студентлар исеменнән секундомер бүләк иттеләр. Шушы мизгелдән әлеге хронометр 31 майга кадәрге вакытны саный башлады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot