news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде
president.tatarstan.ru

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Халыкара университет спорты федерациясе FISU Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка үзенең югары бүләген - Жан Птижан медален тапшырды. Бу турыда FISU матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Матбугат хезмәтендә Рөстәм Миңнехановның FISU инициативаларын, шул исәптән FISU Volunteer Leaders Academy башлангычларын да даими хуплавын, Универсиада-2013 әзерлеге өчен төп рольне башкаруын искә алганнар. "Шәһәр Универсиада мирасын кулланып, башка югары дәрәҗәдәге спорт ярышларын кабул итте. Шулар арасында су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, быелгы футбол буенча дөнья чемпионаты", диелгән FISU хәбәрендә.

  • Жан Птижан медале 2013 елда булдырылды. Ул Халыкара студентлар конфедерациясенә нигез салучы, Париждагы беренче Бөтендөнья университет уеннарын оештыручы француз педагогы исеме белән аталган.

news_right_1
news_right_2
news_bot