news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фишман Путинга гадәти шәһәр киңлекләрен яңарту турында сөйләргә планлаштыра

Россия Президенты Казанда яңартылган «Мәскәү» мәдәни-спорт үзәгенә барачак.

Фишман Путинга гадәти шәһәр киңлекләрен яңарту турында сөйләргә планлаштыра
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман журналистларга яңартылган «Мәскәү» мәдәни-спорт үзәгендә булганда Россия Президенты Владимир Путинга нәрсә сөйләргә җыенуы турында хәбәр итте. Презентациянең төп темасы классик совет мәдәният йортлары базасында шәһәр киңлекләренең яңа форматы булачак.

Башта Наталия Фишман Россия Президентына «Мәскәү» мәдәни-спорт үзәге тарихы турында сөйләячәк һәм реконструкция башланганчы ясалган фотоларны күрсәтәчәк.

Аның сүзләренә караганда, эшләрнең бу этабы мәдәният сарае диварлары янында үскән 80 еллык өянкенең фаҗигале тарихы белән бәйле булган. Подрядчы җирле халык яратып өлгергән агачны кисеп аткан, бу исә кешеләрдә канәгатьсезлек тудырган. Шуннан соң эш форматын тамырдан үзгәртү турында карар кабул ителә – реконструкция вакытында һәр адым район халкы белән фикер алышканнан соң башкарыла.

«Без кешеләр белән сөйләшергә кирәк дигән карарга килдек, һәм шул вакыттан башлап алар белән без иҗтимагый киңлекләргә карата күрелә торган теләсә нинди гамәлләр турында фикер алыша башладык», — дип уртаклашты Фишман.

Аннары Владимир Путинга яңартылган үзәкнең беренче һәм икенче каттагы биналарын күрсәтәчәкләр. Россия Президенты маршрутында «алтын» яшьтәге «Тормышны яратучылар» хәрәкәте бинасы, балалар түгәрәкләре, шулай ук зур һәм яңа спорт залы һәм хореография студиясе булачак.

Владимир Путинның маршруты башка залда тәмамланачак — анда җәмәгатьчелек вәкилләре «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен җыелачаклар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100