news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фишман-Бекмамбетова Россия Иҗтимагый палатасы составына керде

Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова Россия Иҗтимагый палатасының яңа составына керде. Россия Президенты Указы бүген хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Исемлеккә барлыгы 40 кеше кергән. Төбәк Иҗтимагый палатасыннан вәкил итеп җибәрелгән Россия Иҗтимагый палатасы әгъзалары бергә  «Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасын тулы составта формалаштыруга» керешәчәкләр, дип билгеләп үтелә документта.

Указ имзаланган көннән - 10 апрельдән үз көченә керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot