news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан фирмасы җинаять эше кузгатылганнан соң хезмәткәрләргә 1,2 миллион сум түләгән

Татарстан фирмасы җинаять эше кузгатылганнан соң хезмәткәрләренә 1,2 миллион сумнан артык акча түләгән.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әлмәттәге бер фирманың элеккеге хезмәткәрләре 2025 елның февраленнән декабренә кадәр эш хакы алмаган. Җинаять эше кузгатылганнан соң эш бирүченең гаебен раслаган фактлар ачыкланды. Шуннан соң гына фирма акча түләгән, ә җинаять эше туктатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot