news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирганә университетында Тукайга багышланган кичә узды

Фирганә университетында Тукайга багышланган кичә узды
https://prtuz.tatarstan.ru/

27 апрельдә Үзбәкстанның Фирганә өлкәсе татар милли-мәдәни үзәге Фирганә дәүләт университетында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган музыкаль-шигъри кичә үткәрде. Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Концертта шагыйрьнең шигырьләре рус һәм татар телләрендә яңгырады. Студентларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында фильм күрсәтелде. «Күбәләгем» ансамбле чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100