news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирганә татарларын югары бүләк белән билгеләп үттеләр

30 июльдә Үзбәкстанда киң колач белән Халыкара Дуслык көне билгеләп үтелә. Фирганә өлкәсендә дә Дуслык фестивале узды, анда 8 милли-мәдәни үзәк катнашты. Бу хакта Фирганә өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә Фирганә өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге дә актив катнашты: милли киемнәр күрсәттеләр, татар милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, шулай ук халык иҗаты күргәзмәсе эшләде. Татар үзәге павильоны янында кунаклар аеруча күп җыелган иде, чөнки биредә ярышлар, милли уеннар (аркан тартышу, капчык киеп, авызга йомыркалы кашык куеп йөгерү һ.б.) оештырылды. Фестивальнең төп сәхнәсендә «Кувасай татарлары» яшь башкаручылар ансамбле чыгыш ясады. Алар тамашачылар белән бергә татар көйләренә ут чыгарып биеде.

Фестиваль барган көннәрдә Фирганә өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге өлкә районнарында 20гә якын концерт куйды. Фестивальнең соңгы көнендә, 13 августта, Фирганә өлкәсе хокиме Хәйрулла Бозоров милли-мәдәни үзәкләрнең 10 активистына «Халклар Дустлиги» күкрәк билгесен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Фирганә өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгенең идарә рәисе Альбина Кәримова да бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100