Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фирганәдә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан музыкаль-шигъри кичә булды
Чараны Фирганә дәүләт университетының рус филологиясе кафедрасы һәм Үзбәкстанның Фирганә өлкәсе Татар милли-мәдәни үзәге оештырды.
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). 26 апрельдә Фирганә дәүләт университетында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган музыкаль-шигъри кичә булды.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чараны рус филологиясе кафедрасы һәм Үзбәкстанның Фирганә өлкәсе Татар милли-мәдәни үзәге оештырды.
Кичәдә кафедра студентлары һәм «Күбәләгем» Татар фольклор җыр ансамблендә катнашучылар Габдулла Тукай шигырьләрен укыды.
Соңыннан программада катнашучылар күмәкләп «Туган тел» җырын башкарды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз