news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Тямаев: Хәрбиләргә ярдәм – пиар түгел, патриотлык эше

Фирдүс Тямаев: Хәрбиләргә ярдәм – пиар түгел, патриотлык эше
Фото: "Болгар" радиосы аккаунтыннан

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында хәрби хезмәткәрләргә ярдәме турында сөйләде. «Болгар радиосы» студиясеннән чыгышында ул үз эшчәнлеге патриотизм белән сугарылганын ассызыклаган.

Тямаев Татарстаннан киткән хәрбиләр белән даими элемтәдә, аларның шалтыратуларына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җавап бирергә әзер. «Алар төнге ике-өчтә дә шалтырата ала», – ди артист.

Тямаев кирәкле әйберләр һәм хәтта автомобильләр дә җибәрә. Ул моны кеше белсен дигән омтылыштан түгел, ә чын йөрәктән ихлас эшләнүен билгеләп узды. «Миңа пиар кирәкми. Бу эшләр чын күңелдән», – диде ул.

Җырчы үзенә гади гражданнар күрсәткән ышаныч турында да сөйләде. «Машинага ягулык салырга кергәч тә, кешеләр безгә ышанып акча бирә. Без акча сорамадык, алар акчаның хәрбиләр кулына барып эләгәчәген аңлый», –дип уртаклашты Фирдүс Тямаев.

Ул үзенең кече энесе Робертны да телгә алды. Күптән түгел хезмәттән кайтып, патриотик эшен өйдә, милли көрәш буенча ярышлар оештырып дәвам итүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100