Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фирдүс Тямаев: Татар телендә сөйләшкән, мин татар дип йөргән кеше - ул бәхетле кеше
Фирдүс Тямаев татар булу белән горурланырга өндәде.
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә гармунчылар парадын җитәкләде. Парадтан соң җырчы халыкка «татар булу белән горурланырга кирәк» дип мөрәҗәгать итте.
«Бүген зур бәйрәм! Без гармуннар уйнап, Бауман буйлап, Кремльгә хәтле килдек. Киләчәктә дә безнең милли бәйрәмнәр гөрләп торсын. Без һәрвакыт татар телендә сөйләшик. Татар телендә сөйләшкән, мин татар дип йөргән кеше – ул бәхетле кеше. Дөньяның нинди төбәгендә генә торсагыз да, кем булуыгызга карамастан, кулыгызны күкрәгегезгә куеп, горурланып, «мин татар» дип яшәгез», – диде Фирдүс Тямаев.
Энҗе Габдуллина видеосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз