Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фирдүс Тямаев «Татар-информ»га: Яманлап та, мактап та языгыз. Языгыз гына!

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 35 еллык юбилее уңаеннан, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үз фикерен җиткерде.
«Татар-информ» үзенең авторитеты, исеме булган агентлык. Без – артистларның иҗади тормышын үстерүдә агентлык журналистлары искиткеч зур роль уйный. Җырчылар өчен бу бик мөһим. Бүгенге социаль челтәрләр популярлашкан, һәр артист үзе журналистка әверелгән заманада да, үз миссиягезне югалтмыйча, эшегезне уңышлы алып барасыз», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул «Татар-информ»да эшләүче барлык хезмәткәрләргә дә исәнлек-саулык теләвен әйтте. «Киләчәктә дә телне үстерүдә, милләтебезне саклап калуда зур урын алып торыгыз. «Татар-информ»га тагын да югарырак үрләр яуларга язсын. Сез тәкъдим иткән рухи азыкны яшьләребез дә күп укысын», - диде җырчы.
«Минем 14 еллык иҗат үсешендә сезнең тырышлык бик зур. Рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә шулай хезмәттәшлек итик. Ачуланып та, мактап та языгыз. Бары тик языгыз гына», – диде Фирдүс Тямаев.
Татарстанның атказанган артисты җитдирәк темаларга язылган материалларга күбрәк өстенлек бирелсен иде дигән теләк тә җиткерде.
«Әлбәттә, хәзер заманы икенче инде. Замананың таләбе башка. Әмма журналистлар, элекке журналистлар үрнәгендә эшләсәләр, җитдирәк темаларга күбрәк игътибар бирсәләр яхшы булыр иде», - дип билгеләп үтте артист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз