news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фирдүс Тямаев: Тарихка Малахов тапшыруларындагы иң үҗәт артист булып кереп калырмын, ахры

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Россия 1» телеканалында Андрей Малахов алып бара торган «Песни от всей души» тапшыруында төшеп кайтты. Җырчы катнашындагы чыгарылыш шушы көннәрдә эфирга чыкты. Җырчы тапшыру турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Фирдүс Тямаев: Тарихка Малахов тапшыруларындагы иң үҗәт артист булып кереп калырмын, ахры
Фото: Фирдүс Тямаевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Концертларымда бер тамашачымның шәп итеп биегән видеосы социаль челтәрләрдә бик күп караулар җыйган иде. Тапшыруның продюсерлары минем турыда шул видео аша белеп алганнар. Башта алар миңа социаль челтәрләр аша чакыру яздылар. Мин, әлбәттә, ышанмадым, берәр «лохотрондыр» дип уйладым. Соңыннан минем белән телефон аша элемтәгә керделәр.

Алар съемкалар билгеләгән көн безнең Стәрлетамактагы концерт белән туры килде. Мин концертны өзеп, Мәскәүгә чыгып китә алмый идем бит инде. «Килә алмыйм», - дигәч, съемкаларны башка көнгә билгеләделәр.

Мин беренче төшәргә тиешле чыгарылышка «Рабыня Изаура» сериалында уйнаган киноактриса чакырылган иде. Миңа инглиз телендә шуның җырын, яисә берәр рус халык җырын башкарырга куштылар. Мин исә: «Башка бернинди җыр да тәкъдим итмәгез. Бер куплеты русча булган «Сандугач»ны башкарам», – дидем. Бераз уйладылар да, ризалаштылар. Кыскасы, мин тарихка Малахов тапшыруларындагы иң үҗәт артист булып кереп калырмын, ахры», – дип сөйли ул.

Фирдүс Тямаев тапшыруга чакырулары, үзенең нинди шартлар куюы, аны төшерү процессы турында «Интертат» хәбәрчесе Гөлназ Хәбибуллинага сөйләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot