news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фирдүс Тямаев: Мине Татарстан, татар халкы күтәрде, аңа горурланып хезмәт итәм

Фирдүс Тямаев: Мине Татарстан, татар халкы күтәрде, аңа горурланып хезмәт итәм
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында катнашты. Марафонда ул «Мин яратам сине,Татарстан» җырын башкарды. Шулай ук Татарстанга карата фикерләре белән бүлеште.

«Мин Татарстанда туган, минем нәселемнең, әби-бабаларымның кабере монда. Татарстанда минем әти-әнием, гаиләм – 3 балам, яраткан хатыным, үзем яшим. Мине Татарстан күтәрде, мин Татарстан халкына һәм читтә торган милләттәшләребезгә, татарларга горурланып хезмәт итәм. Татарстанны яратам, горурланам. Мин һәрвакытта да милләтпәрвәр булдым, кайда гына барсам да Татарстаным турында горурланып сөйлим. Бүгенге көндә республикабыз күз алдында үсә, матурлана, исеме дә алга бара, ул лаеклы рәвештә иң беренче регионнар исемендә тора», – дип сөйләде Фирдүс Тямаев.

news_right_1
news_right_2
news_bot