news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фирдүс Тямаев: Махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтүем мактанып сөйли торган әйбер түгел

Фирдүс Тямаев: Махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтүем мактанып сөйли торган әйбер түгел
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Әлеге көннәрдә Казанның «Уникс» концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев концертлары бара. Җырчының концертында махсус хәрби операциядә катнашкан солдатлар, һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләре, хатыннары, балалары кунак булды.

Фирдүс Тямаев «Егет без» җырын махсус хәрби операциядә һәлак булган солдатларга багышлады. Җыр яңгыраганда, экранда махсус операциядә һәлак булганнан соң бүләкләнгән хәрбиләрнең фотолары һәм алар хакында мәгълүмат чыгып барды. Җыр барышында сәхнәгә 26 нчы спецназ отряды («Барс» 26 нчы махсус билгеләнештәге отряды) хәрбиләр менде.

«Бу егетләр безнең илне яклый, алар инде 4 ел хәрби операциядә бер-берсен алыштырып тора. Махсус операция башлангач, әле мобилизация башланмаган иде, шушы спецназ егетләре инде безнең илне якларга киттеләр. Шул вакытта безнең бик күп егетләребез батырларча һәлак булды. Безнең егетләр – чын геройлар. Бүген концертка һәлак булган егетләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары килде, без сезнең каршыгызда рәхмәт әйтеп баш иябез», – диде ул. Тамашачылар батырларны басып каршы алды һәм алкышларга күмде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Хәрбиләр исеменнән аларның берсе сәхнәдә тамашачыларга мөрәҗәгать белән чыкты. Ул хәрби операциядә катнашучыларга беренче көннән ярдәм иткән Фирдүс Тямаевка рәхмәт белдерде.

«Без сезгә ярдәм итүегез, әлеге концертка чакыруыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Безнең хакта беркайчан да онытмыйсыз, әлеге концерт безнең хәрбиләр истәлегенә. Сез махсус операция барган җирләргә шәхсән үзегез йөрисез, безгә кирәкле әйберләрне алып киләсез. Әлеге ярдәм бер генә кешенең түгел, дистәләгән хәрбиләрнең гомерен коткарды. Безне көткәнегез, онытмаганыгыз, ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт. Бу безгә көч бирә», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Ир-атны еламый диләр, елый икән ир-атлар да»

Җырчы концерт барышында махсус хәрби операция зонасына барып кайтканнан соң язылган «Сагындым әтиемне» дигән җырының тарихы белән дә уртаклашты. Җырның сүзләрен Фирдүс Тямаев төркемендә эшләп киткән шагыйрь Рүзәл Минһаҗев язган, көен җырчы үзе иҗат иткән. Әлеге җыр артист төркеме белән махсус хәрби операция зонасына барып кайткач туган.

«Без елына берничә тапкыр Нурлат районы белән берлектә гуманитар ярдәм илтергә барабыз, Нурлат хәрбиләргә ярдәм күрсәтү буенча беренче урыннарда тора. Аена икешәр тапкыр, икешәр фура бара. Хәрби операция зонасында 48-50 бүлекчәгә шушы фураларны бушатабыз. Мин үзем концертлар белән барганда әлбәттә егетләргә үзебезнең Татарстаннан чәкчәк, бавырсак, кыстыбый, тәмле-тәмле бәлешләр, өчпочмаклар, казылыклар алып барам. Бу очрашуны аңлатып бетереп булмый.

Җәй көне баргач, юлны Херсон якларыннан башладык, иң алгы сызык ул. Безнең егетләр инде 4 ел блиндажларда, җир астында яши, әлеге блиндажларның арасы 7-8 километр, алар елганы саклый, дошман белән аралары бик якын. Алар җир астында куна, шунда ашый – шунда тормыш алып бара. Анда баргач, җир асты мунчасына керәбез, алар безгә өстәл әзерли – безнең егетләр бәлешләргә кадәр пешерә. «Подшуба» салатын барыбызның да ашаганы бар, ләкин мин ашаган иң тәмле салат егетләрнеке иде.

Әлеге очрашуларда гармун алып, җырлап утырабыз, шул вакытта никтер барыбызның да күздән яшьләр чыга башлый. Ир-атны еламый диләр, елый икән ир-атлар да. Бер очрашуда шулай утырганда, янымдагы бер солдат егетенә видеодан 4 яшьлек кызы шалтыратты. Без барыбыз да тындык: «Әтием, хәлләрең ничек? Әтием, мин сине көтәм, тизрәк кайт, бик сагындым», – ди. Шушы күренешне күргәч күңел тулды, бу җыр язылды», – дип уртаклашты җырчы.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Син генә булышасың дип, гаепләп тә алдылар»

Концерттан соң Фирдүс Тямаев белән әңгәмә корып алдык. Җырчы 11 көн «Уникс» концертлар залында узган тамашаларыннан да махсус хәрби операциягә ярдәм өчен акча бүлеп бирәчәген хәбәр итте.

«Безнең егетләр нинди хәлдә икәнен күреп кайткач, тормышка башкача карыйсың. Хәтта кайчак ашаган ризык та тамакка ятмый. Мин үземне мактый алмыйм, ярдәм итү-итмәү һәр кешенең үзеннән тора. Булышалардыр, бәлкем, әйтмиләрдер. Мине бит инде син генә булышасың дип, гаепләп тә алдылар, кайбер коллегалар без синең кебек күрсәтеп эшләмибез, дигән сүзләр дә яздылар. Бу минем өчен мактану түгел, әлеге видеолар белән без халыкны, яшьләрне өндибез. Без барыбыз да ярдәм итәргә, ярдәм кулы сузарга тиеш.

Казан концертлары тәмамланып, акчалар күчкәч, егетләргә шалтыратып, сөйләшеп, эшләгән күпмедер суммадан кирәк-яраклар алып илтәчәкбез. Бу мактана торган әйбер түгел, Аллаһы тәгалә кабул итсен, егетләребез исән-сау булсын», – дип сөйләде Фирдүс Тямаев.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
news_right_1
news_right_2
news_bot