news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фирдүс Тямаев махсус операция зонасына барып кайткач язылган җыр тарихы белән уртаклашты

Фирдүс Тямаев махсус операция зонасына барып кайткач язылган җыр тарихы белән уртаклашты
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Сагындым әтиемне» дигән җырының тарихы белән уртаклашты. Бу хакта ул «Уникс» концертлар залында узган махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган концертында сөйләде. Әлеге концертта махсус хәрби операциядә катнашкан солдатлар, һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләре, хатыннары, балалары кунак булды.

Җырның сүзләрен Фирдүс Тямаев төркемендә эшләп киткән шагыйрь Рүзәл Минһаҗев язган, көен җырчы үзе иҗат иткән. Әлеге җыр артист төркеме белән махсус хәрби операция зонасына барып кайткач туган.

«Без елына берничә тапкыр Нурлат районы белән берлектә гуманитар ярдәм илтергә барабыз, Нурлат хәрбиләргә ярдәм күрсәтү буенча беренче урыннарда тора. Аена икешәр тапкыр, икешәр фура бара. Хәрби операция зонасында 48-50 бүлекчәгә шушы фураларны бушатабыз. Мин үзем концертлар белән барганда әлбәттә егетләргә үзебезнең Татарстаннан чәкчәк, бавырсак, кыстыбый, тәмле-тәмле бәлешләр, өчпочмаклар, казылыклар алып барам. Бу очрашуны аңлатып бетереп булмый.

Җәй көне баргач, юлны Херсон якларыннан башладык, иң алгы сызык ул. Безнең егетләр инде 4 ел блиндажларда, җир астында яши, әлеге блиндажларның арасы 7-8 километр, алар елганы саклый, дошман белән аралары бик якын. Алар җир астында куна, шунда ашый – шунда тормыш алып бара. Анда баргач, җир асты мунчасына керәбез, алар безгә өстәл әзерли – безнең егетләр бәлешләргә кадәр пешерә. «Подшуба» салатын барыбызның да ашаганы бар, ләкин мин ашаган иң тәмле салат егетләрнеке иде.

Әлеге очрашуларда гармун алып, җырлап утырабыз, шул вакытта никтер барыбызның да күздән яшьләр чыга башлый. Ир-атны еламый диләр, елый икән ир-атлар да. Бер очрашуда шулай утырганда, янымдагы бер солдат егетенә видеодан 4 яшьлек кызы шалтыратты. Без барыбыз да тындык: «Әтием, хәлләрең ничек? Әтием, мин сине көтәм, тизрәк кайт, бик сагындым», – ди. Шушы күренешне күргәч күңел тулды, бу җыр язылды», – дип уртаклашты җырчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot