news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдус Тямаев концертына махсус операциядә һәлак булган егетләрнең әниләрен чакырган

Фирдус Тямаев концертына махсус операциядә һәлак булган егетләрнең әниләрен чакырган
Энҗе Габдуллина

Казанның «Уникс» концертлар залында сигезенче көн рәттән Фирдус Тямаев концертлары бара. Бүгенге концертына ул махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрне, һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләрен, хатыннарын, балаларын чакырган. 


Фирдус Тямаев «Гомер үтә» җырын һәлак булган егетләргә багышлады. Җыр барышында сәхнәгә хәрбиләр менде. Аннары хәрбиләр һәм Фирдус Тямаев командасы һәлак булганнарның гаиләләренә чәчәкләр, бүләкләр тапшырды.


«Бу егетләр мәңгегә безнең йөрәкләребездә. Без аларны мәңге онытмаячакбыз. Алар - безнең геройлар», - диде Фирдүс Тямаев.

Җыр яңгыраганда экранда махсус операциядә һәлак булганнан соң бүләкләнгән хәрбиләрнең фотолары һәм алар хакында мәгълүмат чыгып барды.

Хәрбиләр исеменнән берсе сәхнәдә тамашачыга мөрәҗәгать белән чыкты. Бу кешеләрнең исемнәре хәтердә мәңгегә калачагы хакында сөйләде. «Мондый кешеләр барында без җиңәчәкбез», – диде ул. Тамашачылар алкышлар белән җавап кайтарды. Хәрбиләр исеменнән чыгыш ясаучы хәрби операциядә катнашучыларга беренче көннән ярдәм иткән Фирдүс Тямаевка һәм шундый балаларны үстергән өчен солдатларның әниләренә рәхмәт әйттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100