news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Тямаев: Иң мөһиме - татар теле саклансын, татар милләте бетмәсен иде

Фирдүс Тямаев: Иң мөһиме - татар теле саклансын, татар милләте бетмәсен иде
Владимир Васильев

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев республика җитәкчесе атамасын «Татарстан Республикасы Рәисе» дип үзгәртүгә карата фикерен белдерде.

«Минем өчен иң мөһиме – илебез тыныч булсын, телебез саклансын, татар милләте бетмәсен иде. Мин сәясәт белгече түгел, мин – җырчы. Шуңа күрә җитәкчеләр нинди исем алсалар да, минем өчен аермасы юк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

  • Искәртеп үтик, Бүген Татарстан депутатлары республика җитәкчесенең яңа атамасын хуплаган карарны кабул итте. ТР Конституциясенә Татарстанның югары вазифаи заты атамасын үзгәртүне күздә тоткан төзәтмәләр белән закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Иң югары вазифаи зат «Татарстан Республикасы Рәисе» дип аталачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100