news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Тямаев гармунчылар парадында: Гармун безнең рухи көчне арттыра

Фирдүс Тямаев гармунчылар парадында: Гармун безнең рухи көчне арттыра
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Бүген Казанда 39нчы тапкыр «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале уза. Гармунчылар парады Казан үзәгеннән Бауман урамыннан узды. Быел гармунчылар парады башында Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм бер төркем артистлар барды.

«Гармун безнең рухи көчне арттыра. Безнең әби-бабайлар гомер-гомергә үзебезнең тальян гармуннары белән милли бәйрәмнәрне үткәргән. Без ул гадәтне бетерергә тиеш түгел. Безнең белән бүген яшьләр – балаларыбыз чыкты. Яшьләр дә бу гадәтне дәвам итәргә тиеш. Безнең татар теле, татар моңы бетәргә тиеш түгел», – диде ул.

Алгы сафта шулай ук балалары белән Гүзәл һәм Илназ Баһлар, Ландыш һәм Фәрит Таишевлар, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Ришат Фәзлыйәхмәтов барды. Парадта төрле өлкәләрдән килгән гармунчылар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100