Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фирдүс Тямаев «Гаилә белән сайлауларга» фестивалендә чыгыш ясый
«Гаилә белән сайлауларга» фестиваль концертында Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясый. Аның чыгышы «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда бара. Шулай ук, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны да туры эфир белән тоташты.
«Өйләрегез тыныч булсын! Өйләрегез нурлы булсын! Гаиләләрегез тулы булсын, табыннар мул булсын!», – дип мөрәҗәгать итте Фирдүс Тямаев тамашачыга җыр арасында.
«Яратыгыз! Иң беренче үзегезне яратыгыз! Гаиләгезне, туган җирегезне яратыгыз! Бүген зур бәйрәм. Шуны телисе килә: егетләребез исән-сау кайтсын иде!» – дип дәвам итте ул.
- Бүген «Яңа гасыр» телеканалында 14 сәгатьлек телемарафон бара. Ул 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Студиягә җәмәгать, сәясәт эшлеклеләре, җырчылар, хезмәт династияләре, «Күрше фест» проектында катнашучылар һәм башкалар килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз