Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фирдүс Тямаев федераль каналда татарча җырлаган
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Россия 1» каналында Андрей Малаховның «Песни от всей души» шоуында катнашкан. Бу хакта артист социаль челтәрләрдәге битендә сөйләгән. Тапшыру төшерелгән, ә эфирга чыгу көне соңрак билгеле булачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Тапшыруны төшерү вакыты алты сәгатькә якын дәвам иткән. Тапшыруны төшергәннән соң ук артист командасы кире Казанга кайтып киткән.
«Без үз җырларыбызны җырлауга ирештек. «Сандугач»ны русча һәм татарча җырладык, шулай ук «Алдама»ның бер куплетын җырладык. Баянга «Тала-тала» җырын җырлыйсы килсә дә, вакыт җитмәде. Аның каравы «Калинка» яңгырады. Барысы да матур үтте, без бүләкләр тапшырдык. Барыгызга да рәхмәт», - дип сөйләгән Тямаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз