news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Гыймалтдиновның «Үзбәк» романы китап булып басылып чыгачак

«Әдәби конкурста җиңүемне көткән идем. Ихлас ышанып, җиңәр өчен яздым», — диде ул.

Фирдүс Гыймалтдиновның «Үзбәк» романы китап булып басылып чыгачак
Рамил Гали

«Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры, язучы Фирдүс Гыймалтдиновның «Үзбәк» романы нәшриятта китап булып басылачак.

«Хәзер роман нәшриятта эшкәртелә. Китап чыкканчы тагын бер кат карап чыгармын»,  — диде ул «Интертат»та әңгәмәсендә.

Фирдүс Гыймалтдиновның «Үзбәк» романы ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе уздырган әдәби конкурста икенче урынны алган иде. «Җиңүемне көткән идем. Аңа ышанычым булмаса, җибәреп тә тормас идем. Ихлас ышанып, җиңәр өчен яздым»,  — диде ул.

Язучы «Үзбәк» романын биш ай иҗат итүе турында әйтте. «Аңарчы биш ел өйрәндем. Күбрәк фәнни китаплар, журналлар укыдым»,  — ди ул.

«Үзбәкнең образы, ул чор турында өйрәндем. Күзаллау, барысын да укмаштыру өчен шунсыз булмый. Шул чорга караган рус елъязмалары да бар, ләкин мин аларны укымадым. Аларны укып, мәгънәсен аңлатып биргән авторларны укыдым. Елъязмаларның да барысына ышанып бетеп булмый: күп нәрсә үзгәргән, шик астына куелган. Җепне сүтә-сүтә, укый-укый бер дәрәҗәгә җиттем, образ һәм чор, сюжет күзалланды»,  — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100