news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Гыймалтдинов: Журналистика кешеләргә файда китерү өчен хезмәт итәргә тиеш

Фирдүс Гыймалтдинов: Журналистика кешеләргә файда китерү өчен хезмәт итәргә тиеш
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов «Татар журналисты» сәхифәсенә биргән әңгәмәсендә журналистика һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Бу һөнәр, беренче чиратта, кешеләр өчен, аларга файда китерү өчен хезмәт итәргә тиеш. Теләсә кайсы мәгълүмат кешегә файда китерергә мөмкин. Шуңа күрә журналист эшенең агы, карасы юк. Журналист эшенең бер генә ягыннан да тартынып торырга кирәкми, бигрәк тә татар журналистына эш бик күп. Безнең әле колач җәярлек, кулыбыз тимәгән интернет киңлекләре бар. Анда журналистларны бик көтәләр, төрле темаларга кеше ана телендә видеомәгълүмат күрергә тели, мәсәлән. Аңа да мохтаҗлык зур», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, журналистика һөнәренең бик күп яклары бар. «Әгәр үзегезнең материалны күргәннән соң, күңелегезгә ниндидер рәхәтлек хисе иңә икән, димәк, үзегезнең миссияне башкара алгансыз. Әгәр кем дә булса, шалтыратып, рәхмәт әйтә икән, бер генә кеше булсын, димәк, сез бу һөнәрне юкка гына сайламагансыз. Шуңа күрә, матурлыкка омтылыйк. Җитди, акыллы, тирән материалларны да күбрәк язарга, иҗат итәргә тырышыйк. Үзебезнең ана телендә эшләвебез белән татар халкына, милләтебезгә хезмәт итәбез», - диде Фирдүс Гыймалтдинов.

«Бу хезмәтнең әҗере – журналистка карата хөрмәт. Әгәр дә сез чын мәгънәсендә кешеләрнең күңелләренә үтеп кереп, материаллар язсагыз, интернетта булсынмы, газета битләрендә, телевидениедә, радиода, сезне халык, һичшиксез, исемегезне хәтеренә салачак. Тавышыгызданмы, килеш-килбәтегездәнме, тышкы кыяфәтегездәнме таныячак һәм урамда кычкырып исәнләшәчәк. Журналистика – күңелле, файдалы һәм кызыклы һөнәр», - диде «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100