news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Гыймалтдинов: Телевидение караучылар саны артты

«Пандемиянең беренче чикләрендәге күрсәткечләрне дә узып киттек», — диде ул.

Фирдүс Гыймалтдинов: Телевидение караучылар саны артты
Рамил Гали

«Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры, язучы Фирдүс Гыймалтдинов хәзерге вазгыятьтә телевидениене караучылар артты дип саный.

«Хәзерге сәяси ситуациядә барыбер кеше телевизор карый бит, безнең аудиториябез артты. Пандемиянең беренче чикләрендәге күрсәткечләрне дә узып киттек, хәзер халык телевизорны күп карый. ТикТок, Инстаграм, фейсбуклар бетте»,  — диде ул «Интертат»та әңгәмәсендә.

Фирдүс Гыймалтдинов әйтүенчә, яңалыклар эзләгәндә кеше барыбер безнең яңалыкларга тап була. "Сез телевизор карамасагыз да, аны карарга мәҗбүрсез. Яңалыклар, мәсәлән, шул ук "Вконтакте"да килеп чыгарга мөмкин. Телевизор карамыйм, китап укымыйм, театрга йөрмим, кинотеатрга бармыйм диюләр хәзер модага керде",  — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100