news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фирдүс Гыймалтдинов: Повестемны ясалма фәһем ярдәмендә тәрҗемә иттем

Фирдүс Гыймалтдинов: Повестемны ясалма фәһем ярдәмендә тәрҗемә иттем
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, язучы, журналист Фирдүс Гыймалтдинов Татарстан китап нәшриятының яңартылган кибете ачылышында үзе иҗат иткән «Үлемнән бер адым алдарак» повестен рус теленә ясалма фәһем белән тәрҗемә итүен әйтте.

Фирдүс Гыймалтдинов үзенең иҗатында яңа технологияләрне сынап каравын әйтте. «Мин үз повестемны ясалма фәһем ярдәмендә татар теленнән русчага тәрҗемә иттем. Киләсе елга ул китап биредә сатуга чыгар дип өметләнәм. Ясалма фәһемнең ничек тәрҗемә иткәнен мөхәррирләр карар», – диде ул.

Директор билгеләп үткәнчә, дөнья үзгәрү һәм яңа кораллар барлыкка килү иҗат кешесенә куркыныч тудырмый. «Дөнья үзгәрә, яңа кораллар барлыкка килә, әмма алар безгә бары тик ярдәм генә итәчәк», – диде Фирдүс Гыймалтдинов.

Ул китапның киләчәге һәм заманча технологияләр турында үз фикерен әйтте. «Китап укучылар да, аны яратучылар да бар. Бу гомер-гомергә шулай булган. Акыллы, тирән фикерле булырга теләүче кешенең өстәлендә һәрвакыт китап бар. Китап укырга яратучы кеше буларак шуны әйтә алам: күбрәк укыган саен, әле тагын күпме укырга кирәклеген аңлыйсың», – диде «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры.

«Россия венчур форумы сессиясендә катнаштым, анда ясалма фәһем турында фикер алыштылар. Барлык чыгыш ясаучылар да, нинди генә үзгәрешләр булмасын, кеше һәрнәрсәдә беренчел дигән фикергә килде», – диде ул һәм китап кибетенә уңышлы сатулар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot