news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Гыймалтдинов: Иң зур проблема – фикерләү журналистикасының бетүе

Фирдүс Гыймалтдинов: Иң зур проблема – фикерләү журналистикасының бетүе
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов «Татар журналисты» сәхифәсенә биргән әңгәмәсендә журналистика турында фикерләре белән уртаклашты.

«Иң зур проблема – фикерләү журналистикасының бетүе. Без берәр фикерне тотып алабыз, шуның астына исемебезне салабыз да, миссиябезне үтәдек, дип уйлыйбыз. Ә кешегә фикер кирәк. Бигрәк тә, татар укучысы, татар тамашачысы журналистның үзе белән сөйләшеп утырганын ярата. Мәсәлән, «Татарстан яшьләре»нең популяр булуының сәбәбе – язмаларның теле белән бәйле. Мәрхүм Исмәгыйль Шәрәфиев шулкадәр дәрәҗәдә телне чарлый иде: синең белән мәкалә «сөйләшә» иде!» – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, сөйләшкәндә, фикер, фәлсәфә ишетәсе килә. «Ә менә хәзер ул кытлыкка әйләнде. Һәммә җирдә шулай. Безнең татар журналистлары надан, сай йөзәләр дип әйтәсем килми, чөнки күпмедер дәрәҗәдә замана шундый калыпларга кертте. Ләкин шул ук вакытта үз фикерен әйтүче, аналитик фикерләүче татар журналистлары, шөкер, бар. Мин укып та, карап та барам. Һәм мин моңа шатланам», - диде Фирдүс Гыймалтдинов.

Ул фикерне укучыга, тамашачыга җиткерүне зур мәсьәлә булуын әйтте. «Бөтен чаралар белән җиткерергә кирәк. Ясалма интеллектны алыйк: хәзер фикер беренчел түгел, технология беренчелгә әйләнде. Мәсәлән, син «бот»ларны сатып алып, берәр мәгълүматны тарата аласың. Ә акыллы фикер язып, әле ул бөтенесенә дә тарала, дигән сүз түгел. Шуңа күрә, анда каршылыклар күп. Әмма, шуңа да карамастан, ул барыбер үзенчә бер калыпка салыначак», - «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры.

«Мәгълүматны ничек итеп сайлау, ялган мәгълүматтан ничек саклану һ.б. турында да кешелек уйлана. Барыбер аның чарасы уйланып табылачак. Шуңа күрә гел «кычкырып» тора торган әйберләргә бәрелмичә, үз фикереңне әйтә килергә кирәктер, дип уйлыйм», - диде Фирдүс Гыймалтдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100